Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Язгы ташу коточкыч булачак»: Татарстанда кыш кайчан төгәлләнә

Татарстанда февраль ае аномаль карлы һәм үзгәрүчән булды. Метеоролог, КФУ профессоры Юрий Переведенцев быел кышның соңгы ае явым-төшем күләме буенча гадәттән тыш булды, дигән. Бу хакта «Челнинские известия» сайты яза.

Белгеч сүзләренчә, республикада явым-төшемнәрнең ике айлык нормасы яуган инде. Гадәттәге 35 мм урынына февральдә 80 миллиметрдан артык явым-төшем теркәлгән. Карның «төп» порциясен Балкан циклоны алып килгән. Нәтиҗәдә, кар катламы биеклеге урыны белән бер метрга ук җитә. Чагыштыру өчен, узган елда бу вакытта кар көртләре нибары 2-4 см булган.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, февральгә үзгәрүчән һава торышы хас һәм ай ахырына кадәр явым-төшем ихтималы бар. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, февральдә һава температурасының нормадан бер градуска түбәнрәк, ә явым-төшемнәрнең гадәттәгедән күбрәк булачагы көтелгән. Метеоролог сүзләренчә, явым-төшем буенча фараз арттырып үтәлгән, шулай ук температура да дөреслеккә якын: ай дәвамында җылы дулкыннар салкыны белән алышынып торды.

Белгеч язгы ташу ихтималына аерым игътибар биргән. Әгәр язын һава температурасы кисәк күтәрелеп, яңгырлар яуса – бу җитди ташу китереп чыгарачак. Узган елда ташу булмады диярлек, әмма быел кар запасы күп булу аркасында ташу куркынычы зур. Язгы ташуга әзерлек мәсьәләсе юкка гына федераль дәрәҗәдә күтәрелмәде.

«Язын һава температурасы югары булса һәм яңгырлар яуса, әлбәттә, язгы ташу коточкыч булачак. Менә шуннан куркырга кирәк, яз иртә килсә бик күңелсез нәтиҗәләр була», – дигән белгеч.

Яз җитү вакытына килгәндә исә, күпьеллык күзәтүләр буенча, уртача тәүлеклек температураның 0 градустан җылытуга таба тотрыклы күчеше гадәттә март ахыры, апрель башында – якынча 31 март – 3 апрель аралыгында була. Тотрыклы кар катламы эри башлау 9-10 апрельләргә туры килә.

Метеорологик җәй башлану, уртача тәүлеклек температура +15 градуска кадәр күтәрелгәч, кагыйдә буларак, май уртасына туры килә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus