Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кемнәрнең ураза тотуы дөрес булмый?

Фарыз уразаны тоту шартлары турында Татарстан Диния нәзарәте сайтында аңлаталар.

Хаста булмау. Хаста кешеләрнең ураза тотулары фарыз түгел. Әгәр ураза тота ала икән, уразасы дөрес була.

Аллаһы Тәгалә әйткән:

«Санаулы көннәрдә [ураза сезгә фарыз кылынды]. Ләкин арагыздан кем дә кем [ураза аңа зарар китерерлек дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, [уразаны калдыра ала, ләкин тота алмаган көннәре урынына сәламәтләнгәч яки сәфәре тәмамлангач] башка санаулы көннәр [тотарга тиеш]. Аңа [фидиягә] көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне [көненә ике мәртәбә ашатып] туендырырлык фидия [йөкләнә]. Кем үз иреге белән [фидиягә күбрәк сарыф итеп] бер игелек кылса, бу аның үзе өчен хәерлерәк. [Фидия түләвегезгә караганда] Ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр сез [уразадагы фазыйләтне] белсәгез иде».

«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 2:184

Ләкин бер хәдистә: «Аллаһның рөхсәтен кабул итмәгән кешенең Гарәфәт (башка бер риваятьтә Өхед) таулары кадәр гөнаһысы бар», - диелгән.

Үлем хасталыгы булган кешенең ураза тотуын дәвам итүе, сәламәтлегенә зыян салуы сәбәпле, аны гөнаһлы итә.

Мокыйм булу (бер урында урнашып яшәү). Сәфәр кылучыларга ураза тоту фарыз түгел. Тоткан очракта уразалары дөрес була. Мәсәлән, ураза тотуларының хәерлерәк булуы югарыдагы аятьтә китерелгән.

Күрем яки нифас хәлендә булган хатын-кызларның ураза тотулары дөрес түгел. Күрем яки нифаслы булулары сәбәпле тота алмаган уразаларын Рамазан узганнан соң каза кылалар. Бу очракта, укылмый калган намазлары каза кылынмый. Чөнки намаз көненә биш тапкыр укыла, ураза исә елга бер тапкыр бер айда гына тотыла. Хатыннарның тота алмаган уразалары ун көннән артмаганга, ел дәвамында ул калдырган ураза көннәрен каза кылуда бернинди дә кыенлык юк. Намаз казасының әмер ителүеннән бик зур кыенлыклар барлыкка килгәнгә, Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга мәрхәмәте йөзеннән, бу сәбәпле калдырган намазларын каза кылырга кушмаган, диелә бу аңлатмада.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus