Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2026 елда Ураза: сәхәр һәм ифтар вакытлары, уразаны нәрсә боза һәм Кадер кичәсе

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Бүген беренче тәравих намазы укыла. Ә иртәгә 19 февральдә ураза башлана һәм 19 мартта төгәлләнә. Быел ураза 29 көн дәвам итә.

Рамазан ае уразасының рухи мәгънәсе

Рамазан ае уразасы шәһадәт, намаз, зәкят һәм хаҗ белән беррәттән Исламның биш баганасы исәбенә керә. Бу айда балигъ булган һәр мөселман ураза тота. Бары тик җитди сәбәп буенча ураза тота алмаучылар гына искәрмә булып тора. Балалар, җитди авырулары булган кешеләр, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар, күптән түгел бала тапкан хатын-кызлар, шулай ук сәфәрдә булучылар ураза тотудан азат ителә. Ураза ризыктан һәм эчемлектән баш тарту белән генә чикләнми. Уразаның мәгънәсе – рухи чистарыну, ихтыяр көчен ныгыту, сабырлык күрсәтү, шәфкатьлелекне арттыру, шулай ук Аллаһ ризалыгына ирешергә омтылу.

Моннан тыш, бу айда кылган һәр изгелек өчен мөселманнар, елның башка көннәре белән чагыштырганда, күбрәк савапка ия була. Нәкъ менә шуңа күрә Рамазан аенда мөселманнар гыйбадәт кылуда һәм изге гамәлләрдә аеруча тырышлык күрсәтергә тырыша.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Уразаны нәрсә боза

Шәригать кануннары буенча ураза тотучыларга көннең якты вакытында түбәндәгеләрне эшләргә ярамый:

  • Аңлы рәвештә ризык һәм су кабул итү (әгәр кеше боларны онытылып китеп эшләсә, ураза бозылмаган булып санала);
  • Интим якынлык кылу;
  • Үзеңне мәҗбүриләп костыру;
  • Тәмәке тарту;
  • Туклыклы инъекцияләр кадау.

Уразаны бозмый торган гамәлләр:

  • Селәгәйне йоту;
  • Кан бирү;
  • Душ, мунча керү, юыну һәм суны йотмыйча гына тешләрне чистарту;
  • Дару инъекцияләре ясау (туклыклы булмаган).

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Фидия сәдакасы

Мөселман кешесе Рамазан аенда нигезле сәбәпләр аркасында ураза тотмый икән, бу очракта тотылмый калган уразаны башка вакытта тотып бетерү зарур. Әгәр инде мөселман сәламәтлеге аркасында бөтенләй ураза тота алмаса, ул уразаның калдырылган һәр көне өчен фидия сәдакасы түләргә тиеш була. 2026 елда Татарстанда фидия сәдакасы күләме – 450 сум.

  • Фитр, фидия, зәкят, нисаб мәсьәләләре - казый Булат хәзрәт Мөбәрәков аңлата

Сәхәр һәм ифтар вакыты

Сәхәр – иртәнге намаз вакыты кергәнче ризык кабул итү. Бу сөннәт гамәл санала, шуңа күрә мөселманнарга таң алдыннан ашауны калдырмау хәерле. Иртәнге намаз вакыты кергәч, сәхәр вакыты тәмам була.

Ифтар – кичен авыз ачу, ул кояш баегач та һәм мәгъриб намазы вакыты кергәч башкарыла. Ризыкны намаз укый башлаганчы, кичекмичә, кабул итәргә кирәк. Хөрмә (финик) җимеше һәм су белән авыз ачу хәерле, ә соңыннан төп ризыкларга күчәргә була.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Рамазан аенда тәравих намазы

Тәравих – бары тик Рамазан аенда гына укыла торган намаз. Аны төнге намаздан соң укыйлар, ул 20 рәкәгатьтән тора.

Тәравих намазын мәчеттә уку хәерле, чөнки аны җәмәгать белән бергә уку күбрәк әҗер-савап бирә. Хатын-кызлар өчен өйдә уку хәерле.

  • Ничә рәкәгать, онлайн ярыймы һ.б. - Тәравих турында сорауларга Йосыф хәзрәт җавап бирде

2026 елда Гомрә

Рамазан аенда мөмкинлеге булган мөселманнарга кече хаҗга – Гомрәгә бару киңәш ителә. Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисендә әйтелгәнчә, Рамазан ае Гомрәсе хаҗ кылуга тиң.

Шуңа күрә, күпчелек мөселманнар нәкъ шушы чорда кече хаҗга барырга тырыша.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

2026 елда Кадер кичәсе

Кадер кичәсе нәкъ менә Рамазан аена туры килә. Бу төндә сәҗдә кылган һәм башка изге гамәл эшләгән кеше мең ай буе (83 елдан артык) дога кылган савапка лаек була. Шуңа күрә бу төнне догалар, Коръән укып һәм тәүбә кылып уздыралар.

Кадер кичәсенең төгәл датасы билгеле түгел. Хәдисләр буенча, аны Рамазанның соңгы 10 көнлегендә так санлы төннәрнең берсендә көтәргә кирәк. 2026 елда Кадер кичәсенең 16 марттан 17 мартка каршы төндә булу ихтималы зур.

2026 елда фитыр сәдакасы күләме

Ураза гаете көнне бәйрәм намазы алдыннан мөселманнар фитыр сәдакасы түләргә тиешле.

Фитыр садакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр садакасының иң аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Ураза гаете

Быел Ураза гаете 20 мартта була.

Бу көнне мөселманнар мәчетләрдә гает намазы укый. Шулай ук туганнар белән аралашуга, гаилә җепләрен ныгытуга һәм башка изге гамәлләр кылу вакыт багышларга киңәш ителә.

Чыганак: «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus