Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан өстеннән дүрт дрон очып үтүен хәбәр итте
ЦОВ-112 хезмәтенә Минзәлә шәһәре юнәлешендә дүрт беспилотник килүе турында хәбәр килгән. Бу хакта мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында Мәскәү вакыты белән иртәнге 5:07 сәгатьтә чыккан. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Ведомство мәгълүматларына караганда, дроннарны Татарстанның Зәй районы Кәдек авылы тирәсендә күргәннәр.
Моңа кадәр, Мәскәү вакыты белән 4:40 сәгатьтә, Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләренә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителгән иде. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләрдән яшеренү урыннарына төшүләрен, тәрәзәләргә якын килмәүләрен, игътибарлы һәм сак булуларын сорадылар.
Әлмәт һәм Чаллыда бесилотниклар һөҗүме куркынычы 7:02 сәгатьтә гамәлдән чыгарылды.
Төнге 1:31 сәгатьтән Татарстанда беспилотниклар куркынычы режимы гамәлдә