Казан хастаханәсеннән бинтлар уралган пациент чыгып качкан
Казанның 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе бинасыннан бинтлар уралган ир-ат чыгып, автобус тукталышы ягына йөгерүе төшерелгән видео узган ялларда социаль челтәрләрдә таралды.
Хастаханә матбугат хезмәте «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, ир-атны хастаханәгә ашыгыч ярдәм медиклары китергән. Пациент бәдрәфкә керергә сораган һәм шуннан качып киткән. Табиблар шунда ук полициягә хәбәр иткән.
Казан Сәламәтлек саклау идарәсе белдерүенчә, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы ир-ат китерелгән адреска барган һәм аны шунда тапкан. Ул үзенә медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарткан.
Клиникадан качу сәбәбен сорагач, ир-ат «хатыным минем фатирымда янгын чыгара, дип хәбәр иттеләр», дигән.