Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Тантана» театр премиясе быел Әтнә театры сәхнәсеннән тапшырылачак. Гаризалар кабул ителә

«Тантана» республика театр премиясе быел 27 мартта Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсеннән тапшырылачак. Әтнә театрында тантанага әзерлек эшләре башланган.

Татарстан театр эшлеклеләре берлеге «Тантана» республика театр премиясенә гаризалар кабул итүе турында игълан чыгарды. «2025 елның 1 мартыннан алып 2026 елның 1 мартына кадәр премьерасы булган сәхнә әсәрләре каралачак», диелгән премиянең нигезләмәсендә.

Театрлар спектакль турында белешмәне, видеоязмасын, буклетын һәм матбугат чараларында чыккан язмаларны 2 марттан да соңга калмыйча тапшырырга тиеш.

«Тантана» комиссиясендә федераль театр белгечләреннән Россия театр әһелләре берлегенең милли театрлар кабинеты җитәкчесе Мария Шишкина, «Федерация» театр фестиваленең арт-директоры Марина Корчак, Александрийский театрның иҗат-мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Елена Герусова кертелгән – алар спектакльләрне видеоязмалардан җентекләп карыйлар дип уйланыла.

Комиссия әгъзалары шулай ук - театр белгече Нияз Игъламов, Камал театры хезмәткәрләре Гөлшат Фәттахова, Гөлназ Хәсәнова, ИЯЛИ галиме Елена Шевченко, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова. Алар спектакльләрне урынга барып карарлар дип күзаллана. Ләкин, театрлар еш кына аларның спектакльләрне карарга килеп җитә алмавыннан зарлана, спектакльләрне видео аша карауга басым ясала.

Ни кызганыч, комиссиядә ел саен Камал театры вәкилләре булуын дәвам итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus