Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Артем Пискунов: Азат абый «Казан егетләре» чыгасын белгән булса, менә куаныр иде

Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов вафат – иртәгә соңгы юлга озатылачак. Ә тормыш дәвам итә – Тинчурин театрында Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясе куелачак. «Премьера 5 мартта», – дип хәбәр итә театр. Бу туксанынчы елларда Азат Хөсәенов көйләре белән чыккан искиткеч популяр спектакль иде. «Режиссер Айдар Җаббаров спектакльдәге җырларны үзгәртмичә, аның музыкасы белән чыгарырга карар кылган иде. кызгаыч, композитор премьераны күрми калды... Куелачак спектаклебез аның рухына дога булсын иде», дип яза театрның матбугат үзәге.

«Спектакльдә катнашасыңмы?» дип сорадым театр артисты Артем Пискуновтан. «Әйе», диде ул, аннары: «Менә куаныр иде үзе», дип өстәде. Артем Пискунов – Азат Хөсәеновның авылдашы (почти). Хәер, әйдәгез, Артемның үзенә сүз бирик.

Артем Пискунов: «Азат абый безнең якташ - ул бит Актаныш районының Әтәс авылында туса да, безнең Яңа Усы авылында (Мөслим районы) үскән кеше. Азат абыйның абыйсы минем абыйның кайнатасы була инде – безгә чыбык очы туганрак дип тә әйтергә кирәк. Азат абыйны бик яхшы беләм. Аның абыйсы Гөлүс Хөсәенов минем әтинең классташы, алар кайсы кайда күченеп киткәч тә авылга кайткан саен безнең өйгә кайталар иде – гел бездә булдылар. Безнең авылда берничә тапкыр Сабантуйлар үткәргәне, Питрау бәйрәмнәренә кайтканы бар.

Казанда да еш кына очраша идек – театрларда, төрле мәдәни чараларда күрештек. Бик ачык күңелле, шаян кеше иде. Иҗат кешесе иде. Бу бик зур югалту. Ул татар халкының күңеленә ятышлы, истә кала торган җырлар авторы. Бигрәк тә безгә – театр өлкәсендәге кешеләргә бигрәк тә якын композитор, күпме спектакльләргә музыка язган кеше. Урыны оҗмахта булсын».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus