Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бөгелмә кешесенең Вьетнамдагы маҗаралары: «Будда храмында һәм урамда төн кундым»

Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туып-үскән Роман җәяү Вьетнамнан Кытайга сәяхәт итә. Ул кызыклы мизгелләрен, бу сәяхәтнең ничә сумга төшүен һәм аңа ничек әзерләнергә икәнен видеога төшергән. Бу хакта «Татмедиа. Живые истории» телеграм-каналы яза.

«Вьетнамнан җәяү 44 көн барам. Бу маршрут артык катлаулы түгел, чөнки Вьетнамда халык тыгыз урнашып яши, үзең белән күпләп ризык һәм су алып йөрергә мохтаҗлык юк.

Бик күп матур урында булдым, матур пейзажлар күрдем. Бик кызыклы хәлләргә дә очрадым. Туйда да бәйрәм иттем, әбиләр янына туган көнгә чакырдылар, шунда биедек.

Будда храмында да төн кундым. Шунда монах белән сөйләштем. Ул миннән: «Әниеңә шалтыраттыңмы? Әйдә минем каршыда ук шалтырат», – диде. Мин әнигә видеоэлемтәдән шалтыраттым, әни Россиядә, ә монда минем янда үз киемнәрен кигән будда монахы утыра. Бу юлымны төгәлләгәч, бу храмга кайтып, бер-ике атна шунда яшәргә уйлыйм», – дип сөйли ул.

Роман җәяүләп 1650 километр узган инде, тагын 800 км барасы калган. «Мин авыррак булыр дип уйлаган идем, тик тәнем ияләнде хәзер көненә 40 километрны рәхәтләнеп узам», – ди ул.

Ул моны ультрамарафон һәм үзен сынап карау буларак кабул итә.

«Монда кешеләр мәрхәмәтле, миңа ризык һәм су белән бик еш булышалар, хәтта берничә мәртәбә акча да бирделәр. Мин башлыча, дөге һәм токмач ашыйм.Көненә якынча 1300 сум акча тотам – моңа торак, ризык һәм су керә. Авырлыклардан, мөгаен һава торышыдыр. Менә бүген мәсәлән, бик эссе, бик кыздыра. Яңгыр яуганда, төн кунарга кертмәгәндә авыррак була. Монда чит ил кешеләрне бөтен җирдә дә теркәмиләр, урамда йокларга туры килә», – дигән Роман.

Роман сәяхәтчеләргә киңәшләрен дә бирә. Мондый сәяхәтләргә кузгалыр алдыннан физик яктан әзерләнү мөһим, дип саный ул.

«Физик яктан әзерләнергә, яхшы формага килергә кирәк. Бу залда мускул үстереп яту түгел. Иң яхшысы җиңел атлетика белән шөгыльләнү. Мин ультрамарафончы, йөгерүче буларак, бу миңа бик булыша», – дигән.

Бу җәяүле сәяхәтен Роман дөнья тирәли сәяхәткә чыгар алдыннан тренировка буларак кабул итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus