Кабан күлендә туңган үрдәкләрне коткаралар: Дөрес ашатсаң, икмәк кошларга зыянлы түгел
Казанлылар Кабан күлендәге үрдәкләрнең хәле өчен борчыла. Социаль челтәрләрдә үрдәкләрнең икмәк кисәге өчен чын мәгънәсендә көрәшүен күрсәткән видеолар таралды. Бүгенге көндә Казанда кышларга якынча меңгә якын кыр үрдәге (кряква) калган. Карлы һәм салкын көннәр аркасында аларга азык табу җиңел түгел. Бу турыда «Татарстан 24» яза.
Орнитологлар сүзләренчә, кошларны нәкъ менә кешеләр генә ашатып, коткара ала. Казанлылар төшергән видеода, Камал театры янында күлдә кышларга калган якынча йөз үрдәкне күрергә була. Башта буран, хәзер исә 20 градуслы салкыннар. Кошлар да, кешеләр кебек үк, ризыкка мохтаҗ. Казанда яшәүче Илмира эшкә китәр алдыннан үрдәкләрне ашатырга килгән.
Шул ук вакытта күпләр кошларны дөрес итеп ашата белмәвен әйтә. Күп очракта үрдәкләргә икмәк бирү зарарлы дигән фикер яңгырый. Белгечләр исә моның киң таралган миф булуын аңлата.
«Аз күләмдә һәм дөрес итеп биргән очракта, икмәк кошларга зыянлы түгел. Киресенчә, бигрәк тә салкын вакытта үрдәкләрнең бөтенләй ризыксыз калуы күпкә куркынычрак», – ди КФУның биоэкология кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов.