Эш бирүче хезмәткәрне кар көрәргә мәҗбүр итә аламы – юрист җавабы
Эш бирүче, әгәр хезмәткәрнең хезмәт вазифасында әлеге пункт булмаса, хезмәткәрне кар көрәргә мәҗбүр итәргә хокуклы түгел. Бу хакта «Татар-информ»га юридик фәннәр докторы, Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләгән.
«Әмма Хезмәт кодексындагы маддә буенча эш бирүче хезмәткәргә өстәмә түләү белән өстәмә эш тәкъдим итә ала. Димәк, бу кар көрәү дә булырга мөмкин», – дип өстәгән Соловьев.
Аның сүзләренчә, бу очракта барысы да хезмәткәр белән эш бирүче арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле була: кемдер баш тарта, икенчесе бушлай эшли, ә өченчесе өстәмә түләү сорый ала.
«Шулай итеп, хезмәткәргә хезмәт килешүендә язылганны гына, яисә үз ризалыгы белән, яки өстәмә эш буларак түләүгә генә йөкләргә мөмкин», – дип йомгаклаган юрист.