Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әсәл белән Ильяс кайтты: «Ал яулыклы язмышым» – мәхәббәт турында ирләрчә спектакль

Тинчурин театры Чыңгыз Айтматовның «Тополек мой в красной косынке» повесте буенча «Ал яулыклы язмышым» спектаклен чыгарды. Жанры «адашкан мәхәббәт тарихы» дип билгеләнгән. Бу – баш режиссер булып килгәч, Тинчурин театрында Айдар Җаббаровның икенче эше.

  • Белешмә: Моннан нәкъ 60 ел элек – 1966 елда – әлеге повесть буенча Камал театрында «Гүзәлем Әсәл» спектакле куелган. 1967 елда аның режиссеры Ташхуҗа Хуҗаев, рәссам Эрнст Гельмс, артистлар – Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Шәүкәт Биктимеров, Шәхсәнәм Әсфәндиярова шушы спектакль өчен Тукай премиясенә лаек була. «Ташхуҗа килде, таныштык. Каратут йөзле, әмма татарга бик охшаган, үзе – Марсель кебек эре гәүдәле кеше. Спектакльнең рәссамы танылган Гельмс булды, тәрҗемәне татарның бөек сүз остасы Әмирхан Еникига тапшырдылар... Шунысы аеруча таң калдыра: Ташхуҗа әкә «Гүзәлем Әсәл»гә нибары 1 ай эчендә сәхнә тормышы бирә алды. Дөрес, театрда һәм читтә дә: «Ул бит Ташкенттагы спектаклен генә күчереп куйды, декорациясе дә шул ук спектакльдән», – дип сөйләп йөрүчеләр дә булгалады, әмма спектакль искиткеч зур уңыш казанды. Бу спектакльдәге ролемне уңай герой дигән амплуага кертеп булмый. Бик тә каршылыклы, язмышы катлаулы борылышлар белән тулы аның. Әмма Ильяс минем иң кадерле, иң яраткан рольләремнең берсенә әверелде», – дип язган бу хакта Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов үз китабында.
  • 1973 елда әсәрне Әтнә халык театрында аның җитәкчесе Гомәр Мәрданов куя. Спектакль «Югалган бәхет» исеме белән Мәскәү сәхнәсенә күрсәтелеп, бөтенсоюз күләмендә узган фестивальдә беренче урын яулый. 2016 елда, Әтнә театры инде дәүләт театры статусы алгач, «Гүзәлем Әсәл»не Камал театры артисты, режиссер, педагог Илдар Хәйруллин куйган. Төп геройлар дүртлеген Гүзәл Гафарова, Фаяз Хөсәенов, Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Айдар Вәлиев уйнаган.
  • Татарстанда бу әсәрнең сәхнә тарихы шулайрак. Ә инде киңрәк колач белән карасак, СССР вакытында әлеге повесть нигезендә «Кыргызфильм»да («Перевал». 1961) һәм «Мосфильм»да («Я – Тянь-Шань». 1973) кино төшерелгән, «Большой театр»да «Асель» балеты куелган (1966), «Тополек мой…» музыкаль драмасы, «Край тюльпанов» опереттасы иҗат ителгән (1969). 2018 елда Үзбәкстан – Кыргызстан копродукциясе буларак кино төшерелгән («Тополек мой в красной косынке»). 1977 елда Төркиядә төшерелгән кино («Красная косынка») төрек киносының шедевры булып санала, ди – рус теленә дубляж белән интернетта бар, карый аласыз. 2011-2012 елларда әлеге повесть мотивлары буенча Төркиядә телесериал да төшерелгән. Монда инде Ильяс – мотогонщик. Кызык, киноның берсендә егетнең исемен Данияр дип алыштырсалар, төрекләр кызны Асия дип атаганнар.

Инде спектакльгә килик. Шуннан башлыйм әле: Айдар Җаббаров журналистлар алдында спектакльнең кыска булачагын вәгъдә иткән иде.

Айдар Җаббаров: «Гыйнвар аенда «Ал яулыклы язмышым» спектакле премьерасы булачак. Үземә бик кызык. Бер карасаң, совет чорының көнкүреш әсәре, шуннан чыгасы килә. Сценография ягыннан да, музыкаль рәт ягыннан да кызыклы булачак. Хәзер безгә хореограф Марат Казыйханов кушылды – анда биюләр түгел, мин аны техно-рейв дип атыйм.

Мин озын спектакльләр куям бит инде, бу спектакльне 1 сәгать 30 яки 40 минутка сыйдырырга тырышачакмын, дип уйлыйм».

Рузилә Мөхәммәтова: «Әйткән сүзеңне яздырып алдык».

Айдар Җаббаров: «Кирегә юл калмасын дип, махсус әйттем. Шәп әсәр! Ул әсәрдә «нәрсә ул мәхәббәт» дип фикер йөртербез: кайнар хисләрме ул, дәртме, ихтираммы? Җентекләп, шул теманы ачарга тырышырбыз».

Хәтта программага да шулай дип язып куелган – 1 сәгать 40 минут бара, диелгән. Әмма Айдар сүзендә тормады, һәм без моңа бик шат. Һәрхәлдә, зарланган һәм карап бетермичә чыгып киткән кеше күрмәдем. «Коры сөяккә» калдырсаң, сюжетын 2,5 җөмләгә сыйдырырлык повестьтан ике сәгать ярымлык шәп спектакль карадык.

Бу спектакльне карагач, Чыңгыз Айтматовның сүзләре искә төште. Эзләп таптым мин ул сүзләрне интернет киңлегеннән – әлеге повесть нигезендә балет куелгач, болай дип әйткән икән: «Мин проза белән шөгыльләнәм, бары тик проза белән. Проза белән балет бер-берсеннән ерак, мин моны, повесть авторы буларак, геройларымның миңа кул селтәп, мөстәкыйль тормыш башларга карар итүләре дип кабул итәм. Алар авыр таулы юллардан, башка дөньяга – артык нәфис һәм уалучан дөньяга киттеләр. Мин алардан моны көтмәгән идем. Алар анда ничек яшәр? Мөгаен, проза белән балет арасында ниндидер элемтә бар, хәер, сәнгатьнең бөтен жанрлары арасында бар инде ул. Аларны сәнгати башлангыч берләштерә».

Тинчурин театры сәхнәсендә дә персонажлар, прозадан чыгып, авторга «кул селтәп», мөстәкыйль тормыш башлаганнар. Кыргызстанның кырыс таулары һәм повестьта язылган чорны тасвирласа да, персонажлар бүгенге театр алымнары кысаларында яши. Бу – геройларның кичерешләренә нигезләнгән психологик драма түгел. Айдар Җаббаровның инде таныла торган почеркы белән куелган «кинематографик спектакль». Гади генә сюжетны, режиссер алымнары белән «тәмләндереп», тамашачыга «сату».

  • Инсценировканы Айдар Җаббаров үзе язган, аның иҗатташы Резеда Гобәева текстны татар теленә тәрҗемә иткән. Спектакльнең иҗат командасы: рәссам – Булат Ибраһимов, видеограф – Игорь Домашкевич, ут кую буенча рәссам – Ольга Окулова, хореограф – Марат Казыйханов.

Белмим, техно-рейв булгандырмы-булмагандырмы, әмма Марат Казыйханов үз эшен «5»лелек башкарган – спектакльне караган тамашачы Ильяс белән Әсәл биюен (Зөлфәт Закиров белән Гүзәл Гафарова) күңеленә һәм күбесе телефон хәтеренә салып алып кайтып киткәндер. Гаҗәеп бию. Гомумән, аларның мәхәббәте искиткеч матур сурәтләнгән. Ә Әсәлнең туй киеменнән арыну күренеше, ә Ильясның, тормышында буталып-чәбәләнеп, картлыгына таба баруы… Болар барысы да гаҗәеп пластакада бирелгән.

  • Төп геройлар дүртлеге: Ильяс – Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров, Әсәл – Гүзәл Галиуллина (Гафарова), Байтимер – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, Хәдичә – Диләрә Фәттахова.

Спектакль геройлар яшәгән тауларның кырыс табигатеннән һәм һава торышыннан башлана: без төп геройның җилле-буранлы көндә машинада баруын күрәбез һәм аны алга таба тормыш җилләре дә шулай бәргәләячәген чамалыйбыз. Ә Зөлфәт шулкадәр виртуоз итеп йөртә рәссам фантазиясе белән машина кәнәфиенә әверелдерелгән тәгәрмәчле диванын.

Искә төште – «Кечкенә мирза»да Зөлфәт Закировны Очучы итеп, канатлар куелган карават йөрттергәннәр иде. Монысы – сүз уңаеннан гына.

Рәссам эше дигәннән, гафу итегез, бераз гына тәнкыйть: Айдар «супер» декорацияләр вәгъдә итсә дә, миңа алар артык гади булып тоелды – арткы фонда планшетлар эленеп, алар видеограф өчен экран ролен үти. Алар статик – селкенеп азапланмыйлар. Эленгән планшетларның берсе генә, Ильяс белән Хәдичәнең җенси мөнәсәбәтләренә ишарә буларак, кочаклашканда, аларны тамашачыдан яшереп, аска килеп төшә. Калганы бар да статик – Булат Ибраһимовча. Ә Ильясның машинада баруы болайрак сурәтләнгән: егет ике кешелек тәгәрмәчле диванда утыра, янәшәсендә машина макеты йөреп тора – пульт белән идарә итәләрдер инде.

  • Бу декорацияләр миңа «Малый театр» сәхнәсендәге «Анна Каренина» спектаклен искә төшерде. Анда да төп акцент артист уенына ясалган, буш диярлек сәхнә. Кечкенә поезд да бар.

Дөрес, машина макетлары режиссер идеясенә туры килә, әлбәттә. Ильяс өчен машинасы да, мәхәббәте дә – уенчык түгелме соң?

Ильяс – гаилә җылысын белмичә, балалар йортында үскән чибәр һәм кыю шофер егет. Эгоистлыгы да, башсызлык дәрәҗәсендә үз-үзенә ышанычы да бар һәм аз түгел. Аңа ирдән аерылган диспетчер Хәдичә гашыйк, әмма әлегә Ильяска «ике дөнья – бер кәнди» – ул машинасына һәм юлларга гашыйк. Колхозга шифер илтешли, юлда Әсәлне очрата һәм гашыйк була. Ярәшелгән кыз, алда торган туеннан качып, егет белән китә. Автобаза шоферлары «киленне» яратып каршы ала... Гафу, эчтәлек сөйли башлаганмын икән, гәрчә классик әсәрнең эчтәлеген язу спойлер булмаса да (алыгыз/ачыгыз да укыгыз), болай килешмәс – килегез дә карагыз!

Айдар Җаббаров төп сюжетка әлләни үзгәреш кертмәгән. Заманча театраль алымнар белән матур мәхәббәт тә сурәтләнгән, производство өлеше дә бар – шоферлар прицеплар турында фикерләшәләр. Мәхәббәт турындагы спектакльдән ирләр рухы бөркелеп тора. Бу – хатын-кыз образлары аз булудан гына да түгел (алар өчәү генә). Спектакльдә без чын ирләр күрәбез, мужиклар, диик инде. Алар төрлесе төрлечә – Алибек (Илфак Хафизов) кебек гел яхшысы да, Җантай (Айдар Фәтхерахманов) кебек гел начары да, карты да, яше дә бар. Һәрберсенә тукталып тормыйча гына әйтәм: артистлар гаҗәеп матур ансамбль тудыра алдылар.

Бу – гомумән хатын-кыз образлары ирләр карашы аша үткәрелгән спектакль бугай. Ильяс карашы һәм башкалар карашы.

Ильяс дигәннән, «нарцисс инде бу Зөлфәт» диде спектакль караучы тамашачының берсе, актерның маңгаеннан күзенә төшкән чәчләрен кулы белән артка селтәп җибәрүләренә сокланып карап торганнан соң. Зөлфәттән бигрәк персонаж нарцисс ич – актер аны уйный. Менә ул үз-үзенә ышанган яшь егет, менә ул, югалып калып, кыз анасы алдында басып торган гашыйк егет, менә ул мәхәббәтеннән тилергән яшь кияү, менә ул дөньясы белән бергә шашып, түбәнгә тәгәрәп барган бер адәм, дөнья авырлыгын күтәрә алмыйча, иңнәре салынган…

Әсәл ролендә – Гүзәл Галиуллина (Гафарова). Беренче күренешләрдә – резин итекләр киеп фермадан кайтып баручы шаян кыз. (Рәссам аның яулыгын салдырып ташлаган – чәчен шул повесть буенча, төрек сериалындагы кебек, ал тасма белән генә җыеп куйган). Икенче өлештә Әсәл Ильясның башта – бәхеттән, аннары бозыклыктан исереп йөрүләрен бишек янында статик басып торып үткәрә. Шушы басып торуына барлык мәхәббәте дә, чарасызлыгы да сыйган. Өченче өлештә ул инде – Байтимер монологы фонында сүзсез диярлек йөрүче персонаж. Элекке куелышта да, әлеге повесть буенча киноларда да ул тулы канлы героиня булса, бу спектакльдә Әсәл Ильясның хыялы булып кына күренә. Хәтерлисезме, 90 нчы елларда «То ли девочка, а то ли виденье» дип җырлана торган бер җыр бар иде (Максим Леонидов «Видение»). Гүзәл Галиуллина әнә шушы Ильяс хыялындагы «виденье»ны уйный кебек.

Махсус шулай эшләнгәндер: бу спектакльдә хатын-кыз образлары гомумән «катыргыдан ясалган» – алар барысы да Ильяс хыялында гына җанланалар кебек. Аеруча Сәкинә Минханова (Татарстанның халык артисты) «катыргының да иң катысы»: ул Ана (Әсәлнең әнисе) ролендә – таш курчак шикелле генә ятлаган сүзләрен сөйләп чыга да кереп китә.

Сәрдәр Тагировский Тинчурин театрында куйган «Ядәч. Истә» спектакленнән соң Диләрә Фәттаховага игътибарым артты – кызыклы актриса. Тинчурин театрының «Тәрәзәмә кем шакый?» драмасында да кызыклы образ иҗат икән иде. Ильяс түбән тәгәрәгәндә аның шайтанына әверелсә дә, Хәдичәгә карата нәфрәт тумый – ул үз бәхете өчен көрәшкән гап-гади хатын-кыз. Автор популяр әсәрләрнең дәвамын яза торган заманда яшәгән булса, бәлки, бу әсәрнең дә кинолар өчен дәвамы язылып, Ильяс кабат шул Хәдичәгә кайтып егылыр иде – син яраткан белән яши алмасаң, үзеңне яраткан белән яшисең инде. Монысы – минем фантазия генә булды.

Гомумән, яратканмы соң Ильяс Әсәлен? Бу – аның ниндидер вакытлы гыйшкы булып, җиңел килгәнгә кадерен югалткан уенчыгы түгел идеме? Кулыннан киткәч кенә уенчыгын кире таләп итеп елаган бала гына булмадымы ул? Сәхнә тулы уенчык машиналар да шуңа ишарә түгел идеме?

Монда бит әле Байтимер образы да бар. Ходай биргән бәхет булып өенә килеп кергән гүзәл хатынны сабырлыгы белән үзенеке итә алган һәм югалтулардан соң бәхеткә ирешкән ир-ат. Бу рольдә – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин. Зөлфәт Закировка тамашачыны «үзенеке итү өчен» ике сәгать ярым сәхнәдә булырга, биергә һәм виртуоз итеп диванда «кататься итергә» туры килсә, Рөстәм Гайзуллин бер зал тамашачыны бер монолог белән әсир итте. Театрыңда мондый монологны тота алырдай актерың булмаса, бу спектакльне мондый рәвештә, белмим, куеп булыр идеме икән?! Рөстәмне тыңлаганда, елыйсы килгәннәргә – еларга, килмәгәннәргә болай гына тетрәнергә урын бар иде. Шуннан соң без, бөтен зал белән, Әсәлнең Байтимергә калуына «ризалаштык», алай гына да түгел, шуны теләдек.

Бу спектакльгә, мөгаен, алга таба «Гүзәлем Әсәл»не хәтерләүчеләр ностальгиясе белән бәхәскә керергә һәм алар бәхәсендә, бәлки, җиңелергә дә туры килер. Ностальгия – җиңелүне белмәс бөек хис. Әмма безнең кебек ул спектакльне залдан да, телевизордан да карамаган кеше өчен, бу – Чыңгыз Айтматов иҗатына зур хөрмәт белән куелган өр-яңа әсәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus