Югары уку йортларына керү өчен бердәм дәүләт имтиханыннан минималь балларны арттырдылар
Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына керү өчен, БДИда 5 фәннән минималь балларны арттырдылар. Бу хакта Мәскәү дәүләт педагогика университеты ректоры Алексей Лубков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, БДИның минималь үтү баллары Мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә, һәм быел кайбер фәннәр буенча узган ел белән чагыштырганда арттырылган.
Аерым алганда, информатикадан минималь балл 1 пунктка күтәрелеп, хәзер 45 балл тәшкил итә.
Тарихтан чик 3 баллга арттырылды – 38гә кадәр.
Математика һәм физикадан да минималь балл 1 пунктка күтәрелеп, 40ка җитте.
Иң зур үзгәреш чит телләр буенча булды: минималь балл берьюлы 5 пунктка артып, 35кә җитте.
Шул ук вакытта биология, география, әдәбият, җәмгыять белеме, рус теле һәм химия фәннәреннән таләпләр үзгәрешсез калды, диелә хәбәрдә.