«Мәхәббәт» – күптән түгел аерылган Илдус Дәүләнов сөйгәнен күрсәтте
Аранжировка ясау остасы, заманча хитлар язучы, соңгы вакытта үзен җырчы буларак та тәкъдим итүче Илдус Дәүләнов узган ел ахырында тормыш иптәше белән юллары аерылуы хакында хәбәр иткән иде. «Шулай туры килде, характерлар белән туры килмәдек», – диде ул вакытта артист.
Илдус Дәүләновның буйдак тормышы артык озак дәвам итмәгәнгә охшап тора. Артист шушы көннәрдә Таиландта бер чибәр кыз белән ял итә. Әлеге кыз белән җылы яклардан матур фотоларын урнаштырып: «Мәхәббәт», – дип тә язып куйган. Социаль челтәрләрдә аңлашылганча, Надя – шулай ук иҗат кешесе, хореограф.
Беренче гаиләсендә Илдус Дәүләновның 2 кечкенә улы бар.
Фото: © Илдус Дәүләновның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән