«Әйе, мин риза»: Игорь Дмитриев тормышында сөенечле вакыйга
Җырчы Игорь Дмитриев Вьетнамда ял иткәндә сөйгәненә тәкъдим ясаган. Бу вакыйга белән җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүлеште. Матур мизгелне видеога төшергәннәр. «Ул «әйе, мин риза»» дип әйтте», – дип язган җырчы видео астында.
Игорьның булачак тормыш иптәше Аделина исемле. Ул табиб-косметолог булып эшли. Яшьләрне котлыйбыз!