Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аш-су блогеры Гөлнур: «Әти-әнигә машина алып биргәч, төрле сүзләр ишетергә туры килде»

«Блогер булсам да, элекке эшемә кире кайту теләге бетмәде»

Гөлнур, cез – бүгенге көндә иң популяр аш-су блогерларының берсе. Тәмле, җайлы рецептларыгызны үзем дә яратып кулланам. Сез сәхифәгезне баштан ук шушы юнәлештә алып бардыгызмы?

Блог алып бара башлавыма март аенда 5 ел була. Мин кечкенәдән пешеренергә ярата идем. Гел апам, әниләр белән аш-су янында кайнаштым. Бәби алып кайтып, декрет ялына чыккач, кызык өчен генә социаль челтәрдәге сәхифәмә үзем пешергән ризыкларны куйгалый башладым. Үзем өчен дип кенә ачылган сәхифә иде инде ул, дөресен әйткәндә. Иң беренче вакытта мине авылдашларым, бергә укыган курсташларым, классташларым карап бара иде. Баштарак сторисларга чыгарга да бик оялдым. Аннан соң пешергән ризыкларымның рецептларын сорый, язылучыларым видеоларымны көтеп тора башлагач, үзеннән-үзе кыюланып киттем.

Мин җырларга да бик яратам. Бәләкәй чакта әти-әниләргә букетлар тоттырып, апам белән концертлар куя торган идек. Бик күп бәйгеләрдә катнашып килдем. Әтием дә оста баянчы. Хәзер инде блогымда шул ягымны да бераз күрсәтә башладым. Язылучыларыма мине фудблогер буларак кына түгел, башка яктан ачу да ошый. Бәлки, киләчәктә, җырлар да яздырырга туры килер әле.

Узган ел менә телеграм-канал да булдырдым. Хәзерге вакытта анда мине 32 мең кеше карап бара. Ошаталардыр дип уйлыйм инде, ошатмасалар, язылмаслар иде.

Фото: © Гөлнур Фәсхиеваның шәхси архивыннан

Һөнәрегез буенча сез – шәфкать туташы, ялгышмасам.

Әйе, һөнәрем буенча мин – шәфкать туташы. Кечкенә чакта ук үзебезнең авылдагы фельдшер Рузилә апага: «Аллаһ боерса, мин үскәч, сезнең урынга эшкә кайтачакмын», – дип әйтә торган булганмын. Авыруларга булышасым килә иде. Нечкә күңелле булгангадыр, бәлки. Ләкин медицина өлкәсендә артык озак эшләдем дип әйтә алмыйм. Бераз эшләүгә, декрет ялына киттем.

Күпчелек блогерлар төп һөнәрләрен ташлап бетерделәр.

Блогер булсам да, элекке эшемә кире кайту теләгем бетмәде. Балаларыбызны бераз үстергәч, Аллаһ Тәгалә үз һөнәрем буенча эшләргә насыйп итсен. Блогерлыкны да алып барырбыз.

Ләкин хастаханәдә тәүлекләп дежур торырга туры килә иде. Хәзер, балалар булгач, «мин эшкә киттем» дип кырт кисеп чыгып китеп булмый бит, ул ягын да уйларга туры килә. Әмма әти-әниләр безне, кеше булсыннар дип, әлеге һөнәргә укытканнар, шуңа да тәҗрибәмне югалтасым килмәс иде. Берәр җае чыкмый калмас әле.

«Телеграмда аудитория искиткеч»

Телеграм-канал алып баруның башка мәйданчыклардан нинди үзенчәлекләрен билгеләп үтәр идегез?

Хәзерге вакытта мин сәхифәмне 4 мәйданчыкта алып барам. Вакыт җитеп бетмәү сәбәпле, булышчылар да алырга туры килде, аларга зур рәхмәт инде. Чөнки, 2 кечкенә бала әнисе буларак, көнозын телефонда утыра алмыйм. Әлбәттә, хәзерге вазгыятьтә тыелган социаль челтәрдә блог алып баруы бик кыенлашты. Сторислар авыр керә, видеоларны монтажлау өчен дә күп вакыт кирәк. Ә менә телеграм-каналны блогерлар өчен иң җайлы мәйданчык дип саныйм мин. Андагы аудиториянең искиткеч булуын да билгеләп үтәр идем. Шулхәтле тере аудитория анда, бер видеоны да җавапсыз калдырмыйлар. Һәрбер кеше үзенчәлекле, бер-бересеннән аерылып торалар, тәкъдимнәрен җиткерәләр. Телеграмга видеоларны монтажламый кертү мөмкинлеге булуы да бик уңайлы. 5 минутлык видеомы ул, 10 минутлыкмы, кисеп тә ятасы юк.

Хәзер инде, кайбер мәйданчыкларда реклама кую тыелганнан соң, телеграм аша табыш алуы да җиңелрәктер.

Әйе, телеграмда, «ВКонтакте»да реклама алырга ярый. Табыш дигәндә, блогер эшенә бик җиңел эш итеп караучылар күп. Үземнән чыгып кына әйтәм: мин сәхифәмне 2 ел бернинди рекламасыз алып бардым. Бу хакта уйлап та караганым булмады. Хәзер исә яшьләр бүген блогер булалар, икенче көнне инде реклама аласылары килә.

Минем сәхифәм бөтенләй табыш кертү ниятеннән ачылган сәхифә түгел иде. Әйтүемчә, мин – бик тә аралашырга ярата торган кеше. 2 ел буе язылучыларым белән рәхәтләнеп аралашып, гади итеп алып бардым блогымны. Әйе, хәзер менә һәр керткән контент тикшерелә. Безнең менеджерларыбыз бар, үзебез генә эшләмибез. Һәр реклама өчен салым түлибез. Шуңа күрә блогерлык эшеннән табыш алу өчен бик нык тырышырга кирәк. Караучыларың булсын, кызыклы контент булсын өчен дә бик күп көч куярга кирәк. Телеграм-каналга, мәсәлән, аудитория җыюы бик авыр. Башка социаль челтәрләрдә рилсларың популярлашып китү сәбәпле язылучылар килергә мөмкин. Ә телеграм- каналга кеше җыю өчен, үзебез дә рекламалар бирәбез. Шуңа күрә кереме генә түгел, чыгымы да бик күп телеграм-каналны үстерүнең.

«Камыр ризыклары – татарның канында бит инде ул»

Идеяләрне каян алып бетерәсез? «Иртәгә шуны төшерәм» дип планлаштырып куясызмы?

Күпчелек көндәлек пешерә торган ризыкларны күрсәтәм. Минем балалар камыр ризыклары бик яраталар. Шуңа күрә нәрсәдер пешерми калган көнем бик сирәк. Интернеттан алып, яңа төрле ризыклар да пешерәм. Башка фудблогерларның рецептларын да кулланам. Ләкин андый очракта, һичшиксез, «бүген шул-шул апаның рецепты белән пешерәм әле» дип әйтәм. Аннан ризык ул кешенең кулыннан да тора бит әле, һәр кешенең үзенчәлекле килеп чыгарга мөмкин.

Бәйрәмнәр алдыннан тематик ризыклар тәкъдим ителә. Мәсәлән, Яңа ел алдыннан салатлар, бутербродлар рецепты бик актуаль. Яңа төрле ризыкларны халык бик ярата.

Гөлнур, камыр ризыклары – организм өчен шактый авыр ризыклар бит инде ул. Хәзер дөрес туклану модада.

Мин үзем дә, вакыт-вакыт, дөрес туклану белән мавыгып алам. Әмма берәр кайчан блогымны үзгәртермен дип уйламыйм. Бүгенге көндә марафоннар оештыручы, шушы юнәлешне пропагандалаучы блогерлар бик күп. Кешене кабатлыйсы килми, алай халыкка да кызык түгел. Аннан камыр ризыклары – татарның канында бит инде ул. Үзебезнең татар халык ашлары – иң тәмлесе. Өчпочмак, дучмак, мантый кебек ризыклар – көн дә пешерелә торган искиткеч тәмле ризыклар. Ике көннең берендә пешерсәң дә, алар туйдырмый. Балалар, гаиләң мактап ашагач, тагын да пешерәсе килә. Гомумән, милли ашлар күңелгә якын инде. Бу – безнең тәрбиядән дә килә торгандыр. Минем әнием камыр ризыклары пешерергә бик оста. Кечкенәдән күреп үскәнгә башланган мәхәббәттер инде ул. Беренче-икенче ашларга караганда, үзем дә камыр ризыкларын яратыбрак пешерәм.

Ә менә яңа ризыкларны аудиториягә кулыгыз ияләшкәч кенә тәкъдим итәсезме?

Әйе, берничә тапкыр пешереп карагач, рецептын үземчә көйләп бетергәч кенә чыгарам. Беренче пешереп караганда, мәсәлән, шикәре күбрәк булырга мөмкин. Язылучыларыма рецептта ничек булган һәм ничек итеп үзгәрткәнемне яшермичә сөйлим. Ризык, әйтүемчә, һәр кешенең үзенчә килеп чыга. Мич нинди булудан да күп нәрсә тора. Газ миче – бер төрле, электр миче бөтенләй икенче төрле пешерергә мөмкин.

«Бу хакта хәзер дә еламыйча сөйли алмыйм»

Сез блогыгызда аш-су серләренә генә өйрәтеп калмыйча, гаилә кыйммәтләрен дә пропагандалыйсыз сыман.

Сәхифәмдә, үземнең гаиләм белән берррәттән, туып-үскән гаиләмне, әти-әниемне дә еш күрсәтәм. Якыннарым язылучыларымда соклану хисләре уята, Аллаһка шөкер. Шул яклап әйтүегездер. Минем әтием – бик оста баянчы, җырчы. Алар белән җырлашып утырган видеоларымны халык аеруча ярата. «Әти-әниеңне күбрәк төшер әле», – дип кенә торалар. Күп кешенең авыллары да юк бит инде хәзер, күпләр шәһәр тормышы белән яши. «Авылыбызга кайткан сыман булабыз», – дип шулкадәр күп язалар. Җәй көне печән өсләрен, көтү көткәннәрне төшерәм. Бу – чыннан да, бик күңелле вакытлар. Ул бакчада күмәкләшеп, гөрләшеп эшләүләр. Кешене үткәннәренә алып кайтып киләмдер, мөгаен, шулар аша.

Хейтерларыгыз да бар, әйеме? Әти-әниегезгә машина алып биргәч, үзләрен аеруча да нык сиздерделәр, ахры.

Чыннан да бу көннәрдә кәефемне бик төшереп алдылар әле. Ялган сәхифәләрдән дә язалар. Хейтерларына исләре дә китмәгән блогерлар бар, яздылар ни дә, язмадылар ни. Мин алай булдыра алмыйм, һәр сүзне күңелемә якын ала торган кеше. Күңелемә каты бәрелгәлиләр.

Әти-әнигә машина алып биргәч, чыннан да, төрле сүзләр ишетергә туры килде. Мин әти-әниемә бик рәхмәтле. Алар без балаларын кеше иттеләр, укыттылар. Безгә беркайчан «юк» дип әйткәннәре булмады. Зур тормыш юлына аяк баскач та ярдәмнәре күп булды. Яшь гаилә бит барысын да нульдән башлый, сер түгел. Савыт-сабасын да, җиһазын да бөртекләп җыйдык. Ә менә Казанга китеп үз фатирыбызны булдырырга безгә әти-әниләр ярдәм итте. Каенатама да бик зур рәхмәт, ул фатирыбызның эченә тулысынча ремонт ясарга булышты. Әти белән әни бөтен эшләгән акчаларын безгә биреп бардылар. Шулар барысы да минем мине күз алдымда, йөрәгемдә булды. «И, Аллаһы Тәгаләм, минем дә кайчан да булса әти-әниемне сөендерергә мөмкинчелегем булса ярар иде», – дип, бик еш сорый торган идем. Мин бу хакта хәзер дә еламыйча сөйли алмыйм. Безнең иске машина белән интегеп йөргәннәребезне күреп: «И балам, юлларда калмасагыз ярый инде», – дип борчылып, иремә дә, соңрак, миңа да машина алырга булыштылар.

Блогерлыкны башлаганда рекламалар сатып алырга кирәк иде. Беренче рекламаларымны алырга, шулай ук, әти белән әни булышлык иттеләр. Уйлап карасаң, алар – безгә күпме яхшылык эшләгән кешеләр. Менә сорауларым Аллаһы Тәгаләнең «амин» дигән вакытына туры килеп, миңа да үз вакытым белән әти-әниемә шундый бүләк ясарга насыйп булды. Ә аудиториям, әлбәттә, моны аңламый. Чөнки алар элеккеләрен белмиләр бит, бүгенгесен генә күрәләр. Әлбәттә, болар барысы да – тормыш иптәшем Инзил белән киңәшләшеп эшләгән эшләр. Киләчәктә дә әти-әниләребезгә ярдәм итеп яшәргә язсын.

«Блогерлык – бик күп тырышлык сорый торган, авыр хезмәт»

Сәхифәгездә тормыш иптәшегез, балаларыгыз да еш күренә. Ир-атлар, гадәттә, видеога төшәргә бик яратмый инде алар. Ирегезнең сезнең блог алып баруыгызга карашы нинди?

Мин блогерлык эшчәнлегемне башлаганда, бөтенесе дә, хәтта әти белән әни дә каршы булды. Алар да башта «нәрсәгә ул сиңа, кызым» диделәр. Ләкин әкренләп ияләштеләр, ризалаштылар. Рекламалар алу, блог алып баруым бит инде шулай әти-әниемә бүләк ясау мөмкинлеге бирде. Аларның каршы булмавы да сәхифәмнең үсешендә бик зур роль уйнады.

Иремнең дә баштарак видеоларда төшәсе килмәде. «Балаларны да, безне дә төшермә, күз тия», – дип әйтә иде. Күз тию дөрестән дә бардыр, ләкин хәзер Аллаһка тапшырдык инде. Язылучыларым кечкенә малаебызны карарга бик яраталар. Ул да минем белән ризыклар пешергән булып, янәшәмдә кайнаша. Гаиләм хәзер камера кабызып куюыма ияләште инде. Ә менә 5 ел вакыт үтсә дә, Инзил ягыннан әти-әниләр бу эшебезне аңлап бетермиләр әле. Каенанам, шулай ук, күз тиюләрдән бик курка.

Фото: © Гөлнур Фәсхиеваның шәхси архивыннан

Арагызда башка блогерлар белән көндәшлек юкмы?

Аллаһка шөкер, көнләшлек бар дип әйтә алмыйм. Берсе белән дә конфликтка кергәнем юк. Аралашабыз, очрашып, күрешеп торабыз.

Блогерлар эпохасы үтеп бара, дигән фикерләр бар. Сез ничек уйлыйсыз, блогерларның киләчәге бармы?

Мин блогерлык бетәр дип уйламыйм, алар арта гына бара бит. Бик күп төрле өлкәләрдә эшлиләр, кемдер – юмор, кемдер җитди темалар күтәрә. Әмма блогерларны төрле яклап кысулары хак, анысы... Блогерлык – шулай ук эш бит инде ул, халык дөрес аңлап бетермәсә дә. Язылучыларыбыз дөрес фикер йөртсен иде блогерлар турында. «И, болар телефон күтәреп йөриләр, эшләре беткән», – дип уйламасыннар иде. Блогерлык – бик күп тырышлык сорый торган, авыр хезмәт.

Рәхмәт, Гөлнур, яхшы язылучылар, яңа идеяләр теләп калам сезгә!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus