«Реальное время» басмасына яңа баш мөхәррир билгеләнде
«Реальное время» басмасына яңа баш мөхәррир итеп Александр Третьяков билгеләнде. Бу турыда «Татмедиа» телеграм-каналы хәбәр итте.
- Александр Третьяков 2015-2016 елларда – «Реальное время» интернет-газетасында махсус хәбәрче.
- 2016-2020 елларда ул – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррир урынбасары (икътисад бүлеге мөхәррире).
- 2020-2024 елларда «Татмедиа» АҖ генераль директор урынбасары – медиамәктәп директоры.
- 2024-2025 елларда «Коммерсантъ Волга-Урал» басмасының баш мөхәррире.