Төне буе юыну бүлмәсендә аңсыз яткан: Татарстанда 88 яшьлек әбине коткарганнар
Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамында урнашкан йортта 88 яшьлек әбинең хәле начарайган – юыну бүлмәсенә кергәч, аның аяклары тотмый башлаган. Әби егылып, төне буе аңсыз яткан. Аңына килгәч, ваннага сугып, ярдәмгә чакыра башлаган, дип яза «Татар-информ».
Аны күршеләре ишетеп ала һәм 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына шалтыратканнар.
62 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре урынга килеп җиткән. Фатир икенче катта урнашкан булган. Коткаручылар, балконга баскыч куеп, тәрәзә аша кергәннәр. Алар әбигә ярдәм күрсәткән һәм аны медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар.