Казанда Һади Такташка һәм Хәсән Туфанга багышланган шигъри слэм була
29 гыйнварда «Татар китабы йорты»нда Һади Такташка һәм Хәсән Туфанга багышланган шигъри слэм була. Бу турыда ТР Милли музее матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Шигъри слэм – шагыйрьләр арасында уза торган иҗади ярыш. Бу – академик булмаган мохиттә туган ирекле, тере шигърият. Слэм музейда булачак, һәм анда 15 шагыйрь чыгыш ясаячак. Һәр катнашучыга үз шигырьләрен уку өчен 3 минут вакыт бирелә.
Катнашучыларны залдагы тамашачылар ике критерий буенча бәяли: беренчесе – чыгышның сыйфаты, икенчесе – текстның сыйфаты.
Иң күп балл җыйган 4 шагыйрь финалга чыга. Барлык этаплар буенча иң күп балл җыйган шагыйрь җиңүче була.
Сайлап алынган катнашучыларның исемлеге социаль челтәрләрдә урнаштырылачак. Җинүчегә «Татар китабы йорты»ннан махсус бүләк тапшырыла, диелә хәбәрдә.