Җәннәттә кайсы телдә сөйләшәчәкләр?
«Хозур дин турында» телеграм-каналында «Җәннәттә кайсы телдә сөйләшәчәкләр?» дигән сорауга җавап бирәләр.
Корәндә бу сорауга аермачык җавап юк. Ләкин кайбер хәдисләр җыентыкларында түбәндәге хәдис китерелә:
أحبوا العرب لثلاث لأني عربي والقرآن عربي وكلام أهل الجنة عربي
«Гарәпләрне өч нәрсә өчен яратыгыз: чөнки мин – гарәп, Коръән – гарәп телендә һәм Җәннәт әһелләренең теле – гарәп теле» (Хәким, әл-Мостадрак, 4 том, 87 бит; Бәйхакы, Иман, 3 том, 34 бит).
Ләкин шуны искәртеп үтәргә кирәк: Әхмәд бине Хәнбәл бу хәдисне «көчсез» дип, ә Әбү Җәгъвәр әл-Укайли «кире кагылган» дип әйткән.