Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Мин яратам сине»: «Клон» сериалындагы Мөхәммәд белән Латифа кочаклашып фотога төшкәннәр

2003 ел. Бөтен ил халкы телевизор экраннарыннан «Беренче канал»дан «Клон» сериалын карады, бар кешенең телендә – Жади белән Лукас арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәтле Саид һәм бик күп хатын-кызларның хушын алган Зейн…

Бик күпләр бу сериалны, аның геройларын хәтерли, яратып искә ала, актерларның социаль челтәрдәге сәхифәләрен күзәтеп бара. Сериалның тагын бер пары – Мөхәммәд белән Латифаның мәхәббәт тарихы, аларның үзара мөнәсәбәтләре шулай ук игътибар үзәгендә булды.

Һәм менә табадан гына төшкән яңалык: Мөхәммәд белән Латифа тагын бергә! Дөрес, сериалда түгел, ә Бразилиянең сериаллар төшерә торган бар дөньяга танылган «Глобо» телерадиокомпаниясендә күрешкәннәр. Актерлар бергә фотога төшкән һәм социаль челтәрдәге сәхифәләрендә урнаштырганнар.

Антонионың да, Летисиянең дә гаиләләре бар. Әмма «Клон» сериалы актерлары бер-берсе белән әле дә аралашып торалар, ә кайберләре яңа сериалларда бергә төшә.

Антонио Каллони: «Глобо» студиясендә искитмәле күрешү. Кадерле Летисия, сиңа сәламәтлек, уңышлар телим. Үбәм, күп итеп алтыннарың булсын», – дип язган.

«Алтыннарың» дигәнне «Клон» сериалына ишарә итеп аңлап була. Хадижаның: «Күп-күп итеп алтыннарым булыр, ИншаАллаһ», – дип, алтыннар турында хыялланганын хәтерлисездер.

Летисия Сабателла да җавапсыз калмаган: «Минем кадерлем! Коллегам, искитмәле шәхес, акыл иясе, талант, мин сиңа сокланам! Карьерамда искитмәле партнер. Мин яратам сине», – дигән.

Бергә төшкән фотоны күреп, халык та җылы сүзләр язган, артистларның бергә күрешүен шатланып кабул иткәннәр: «Мөхәммәд белән Латифа», «Сез – иткитмәле пар», «Латифа синең башка хатын алмавыңны күзәтеп тора», «гомергә истә кала торган күрешү», «сезнең иҗади тандемны сагындык», «яшь булып күренәсез, бер дә картаймагансыз», «26 ел узса да, Мөхәммәд белән Латифа һаман да бергә, сериалда бик матур пар булдыгыз», – дигәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus