Айсылу Габдинова: «Бу көн җитүеннән йөклелегем буе курыктым…»
Җырчы Айсылу Габдинова гаиләсендә куанычлы вакыйга булуы турында хәбәр ишеткән идек. Алар тормыш иптәше белән икенче тапкыр әти-әни булдылар. Җырчының хәзер бәхете тагын да тулылана төште - аның улы да, кызы да бар.
Әлбәттә инде, бәби тугач, гаиләдәге беренче сабыйга кинәт кенә өлкәнәеп китәргә туры килә. Айсылу Габдинова да үзенең социаль челтәрләрендә әни кеше өчен бик авыр булган әнә шул мизгелләрне күрсәтте. Җырчы, күрәсең, инде бәби тудыру йортына китәргә җыена, улы Асланны әбиләрендә калдырырга дип килгән. Ә улы «әни-әни» дип, якын кешесенең кочагыннан чыгарга теләми.
«Бу көн җитүеннән йөклелегем буе курыктым…» - дип яза Айсылу Габдинова видео янына.
«Бу видеоны карагач, икенчесе артыннан барасы килми башлады»;
«Миндә дә шул хәл. Олысына игътибар бирә алмаганга елыйм…»;
«Мин дә шулай киттем роддомга»;
«Мин әле бәби тудыру йортында да елап яттым. Зурысы янына кайтасым килде… Өйгә кайткач кына тынычландым. Мин сезне шундый нык аңлыйм», - дип, үзләре дә шул хисләрне кичергән тыңлаучылары бихисап күп комментарийлар язып калдырганнар Айсылуга.
«Тагын берничә елдан әбиләргә елап түгел, шатлана-шатлана тапшырачаксың. Бер атнага гына түгел, җәй буена», - дигән фикерләр дә бар.