Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дилә Нигъмәтуллина әтисе турында: «Безне танымаган чаклары да булды...»

Дилә Нигъмәтуллина бу көннәрдә сторисларында тормыш иптәше белән авылга кайтып, бер машина утын ярганнарын күрсәткән иде. Ләкин җырчыны карап баручылар арасында әлеге гап-гади авыл эшеннән гаеп эзләүчеләр дә табылган. Берәү җырчыга: «Болай этләнгәнче, бер машина утын сатып алсаң, әйбәтрәк булыр иде. Акчаң юктыр инде», – дип язып калдырган.

Әлбәттә, мондый усал сүзләргә битараф кала алмыйча, җырчы ни өчен утын пүләннәре сатып алулары һәм үзләре үк ярып, кисеп эш итүләренә ачыклык керткән.

Кем безнең ситуацияне белми – сөйлим. Былтыр әтидә яман шеш таптылар, 4 операция ясадылар. Ул аларны бик авыр кичерде, һәм шуның нәтиҗәсендә деменция башланды. Хәтере белән болай да проблемалары бар иде инде. 2015 елда ул бик көчле авариягә эләкте. Былтыргы операцияләрдән соң хәл бөтенләй начарланды. Безне танымаган чаклары да булды. Хәзер инде күпкә яхшырак. Ул ярдәмчеләр белән яши. Аңа гел хәрәкәттә булу кирәк. Шуңа күрә без әтигә төрле эшләр уйлап табабыз. Җәен бакчасында казынды, көзен ишегалдын җыештырды. Бу утын пүләннәрен дә шул максат белән кайтарган идек. Ләкин соңгы вакытта кар көрәргә дә чыгарып булмый, кая ул утын яру, ди, ярдәмчесе. Гел өйдә ята. Ә бу – аның өчен бер дә әйбәт түгел.

Мин бит сезгә бары тик әтинең уңай, позитив вакытларын гына күрсәтәм. Калганнары кадр артында кала. Мәсәлән, менә сезгә бер момент. Монда әти үзенең ашаганмы-юкмы икәнен хәтерләми. Туктамыйча ашарга да мөмкин, «тукта» дигән кнопкасы юк...

Ул һәр көнне датаны, иртәнге, төшке һәм кичке ашка нәрсә ашаганын язып бара, – дип, якын кешесе белән бәйле борчуы белән уртаклашкан Дилә Нигъмәтуллина.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus