Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2026 елда электр энергиясенә тарифлар: Татарстан халкы нәрсә белергә тиеш

Электр энергиясенә тарифларны көйләү халыкта зур кызыксыну уята. Киловатт-сәгать бәясе ничек формалаша, тарифка ниләр керә, һәм ул ни өчен ел саен үзгәрә? Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников сөйләде.

Киловатт өчен бәя нидән гыйбарәт

Дмитрий Аркадьевич, электр энергиясе өчен тарифлар темасы республикадагы һәр кешегә кагыла. Халык өчен тариф ничек формалаша һәм аның күләменә нинди факторлар йогынты ясый?

Халык өчен электр энергиясенә тарифлар формалаштыру – төгәл регламентланган процесс. Монополиягә каршы федераль хезмәт ел саен тарифларның минималь һәм максималь чик күләмен билгели, һәм без шулар кысасында эшләргә тиеш.

Әгәр тариф структурасы турында сөйләсәк, ул 4 төп компоненттан тора: индикатив бәя, ягъни, күпләп сату базарында электр сатып алу бәясе, электр энергиясен челтәрләр буенча тапшыруга тариф, гарантияле тәэмин итүченең сату өчен өстәмә бәясе һәм инфраструктура түләүләре. Шуны аңларга кирәк, бу компонентларның бары тик икесе – сату өчен өстәмә түләү һәм электр энергиясе тапшыру буенча хезмәтләр генә төбәк дәрәҗәсендә җайга салына.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

2026 елда нинди тарифлар булачак?

2026 елда республикада электр энергиясенә нинди тарифлар гамәлдә булачак һәм аерым категория гражданнар өчен киметелгән тарифлар буламы?

2026 елда бөтен ил буенча тарифлар 1 гыйнвардан (өстәлгән бәягә салым ставкасы үзгәрүгә бәйле рәвештә) һәм 1 октябрьдән (традицион 1 июль урынына) яңадан каралачак.

Газ плитәләре булган йортларда яшәүче шәһәр халкы өчен электр энергиясе өчен тарифлар 2026 елның 1 гыйнварыннан 5,82 сум/кВт⋅сәг (НДС белән), 2026 елның 1 октябреннән 6,47 сум/кВт⋅сәг (НДС белән) була − 65 тиенгә арта.

Электр плитәсе кулланучы шәһәр халкы һәм авыл җирендә яшәүчеләр өчен киметелгән тарифлар саклана. Бу − бик мөһим күрсәткеч, чөнки республика халкы кулланган электр энергиясенең яртысы диярлек шушындый территорияләргә туры килә. Тарифлар киметүче тарифлар белән билгеләнәчәк һәм түбәндәгечә була:

  • шәһәр торак пунктларында электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда яшәүче халык өчен тариф: 1 гыйнвардан – 4,96 сум /кВт⋅сәг (НДС белән), 1 октябрьдән – 5,82 сум/ кВт⋅сәг (НДС белән): 86 тиенгә арта;
  • авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен 1 гыйнвардан 4,26 сум/кВт⋅сәг (НДС белән), 1 октябрьдән – 4,85 сум/кВт⋅сәг (НДС белән): 59 тиенгә арта.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Тарифлар дифференциациясе: куллануның 3 диапазоны

2026 елдан Татарстанда дифференциацияләнгән тарифлар кертелә. Бу нәрсә, һәм ул ни өчен кирәк?

Бүген без «перекрестное субсидирование» дигән проблема белән очрашабыз. Бу нәрсә дигән сүз? Электр челтәре оешмаларының халыкка электр энергиясен тапшыруга чыгымнары тарифларда салынган суммаларга караганда шактый югары. Бу аерма – елына 6 миллиард сум тирәсе, һәм ул өстәмә финанс йөкләнеше тудырып, предприятиеләргә һәм бизнеска күчерелә.

Дифференциацияләнгән тарифлар нәкъ менә шушы дисбалансны киметү өчен кертелә дә инде. Татарстан бу практикага Россиядә иң соңгылардан булып кушыла – күпчелек төбәкләр бу системага күчте инде.

Яңа тарификациянең асылы куллану күләме һәм электр энергиясе бәясенең турыдан-туры бәйле булуыннан гыйбарәт. Без куллануның 3 диапазонын билгелибез. Беренче диапазон − аена 3900 кВт⋅сәгатькә кадәр. Икенче диапазон – аена 3900дән 6000 кВт⋅сәгатькә кадәр. Өченче диапазон – аена 6000 кВт⋅сәгатьтән югарырак.

Мөһим момент: электр ярдәмендә җылытыла торган йортлар өчен исәп-хисапның махсус тәртибе бар – җылылык сезонында иң чик күрсәткечләргә объектив рәвештә югары куллануны исәпкә алу өчен 1,8 коэффициенты кулланыла.

Беренче диапазонда электр энергиясенә Тариф Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте җиткергән чик дәрәҗәләр кысаларында расланган тарифка тигез. Икенче диапазонда тариф электр энергиясен тапшыруның икътисади нигезләнгән бәясен исәпкә алачак (якынча 7-8 сум/ кВт⋅сәгать). Өченче диапазонда тариф түбән киеренкелектәге бизнес өчен җайга салынмый торган бәяләр белән чагыштырырлык булачак (якынча 10-11 сум/кВт⋅сәгать).

Республикада яшәүчеләрнең абсолют күпчелеге өчен бу үзгәрешләр сизелмәячәк. Электр энергиясен гарантияләүче «Татэнергосбыт» җәмгыяте мәгълүматлары буенча, халыкның 99,9 проценты ай саен 3900 киловатт-сәгатьтән кимрәк куллана һәм, димәк, беренче тариф диапазонында калачак.

Яңа система, барыннан да элек, халык өчен ташламалы тарифларны коммерция эшчәнлеге өчен куллану очракларын булдырмаска тиеш. Шул ук вакытта исәпләүләрнең дөреслеге өчен гражданнарга исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшыру мөһим.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Челтәр компанияләре өчен исәпләүнең яңа принцибы

Дмитрий Аркадьевич, энергетика тармагында челтәр оешмалары өчен чыгымнарны билгеләүдә эталон алымга күчү турында актив фикер алышалар. Бу ысулның асылы нәрсәдә, ул гамәлдәге система белән чагыштырганда нинди өстенлекләр бирә?

Чыгымнарны билгеләүнең эталон алымына күчү челтәр оешмалары икътисадын формалаштыруга принципиаль яңа алым булып тора. Гади тел белән әйткәндә, бу − без исәпләү логикасын үзгәртәбез, дигәнне аңлата: чыгымнарны «астан өскә» нигезләү урынына чыгымнарны «өстән аска» норматив билгеләүгә күчәбез.

Бу алым электр энергиясен гарантияләнгән тәэмин итүчеләр өчен уңышлы кулланыла, анда чыгымнар тәэмин итү нокталары саныннан чыгып исәпләнә. 2026 елдан әлеге механизм территориаль челтәр оешмаларына да таралачак, бу − тарифларны җайга салуга якын килүне унификацияләүдә мөһим адым булып тора.

Эталон алымының асылы шунда: инфраструктураның һәр элементы өчен – электр тапшыру линияләре, терәкләр, трансформатор подстанцияләре яки башка җиһазлар өчен – хезмәт күрсәтүнең норматив бәясе билгеләнә. Әлеге норматив күрсәткечләр җыелмасы оешманың операцион чыгымнарының нигезле күләмен формалаштыра.

Мондый алым оешмаларны оптимальләштерүгә һәм нәтиҗәлелекне арттыруга стимуллаштыра, чөнки эталон дәрәҗәсеннән түбәнрәк ирешелгән теләсә нинди экономия компания карамагында кала. Шулай ук инвестиция программаларын һәм челтәр инфраструктурасын үстерүне төгәлрәк планлаштырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта эталон күрсәткечләренә салынган нормативлар энергия белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын тиешле дәрәҗәдә саклау кирәклеген исәпкә ала.

Элекке системадан ни өчен баш тарттыгыз?

Гамәлдәге модельдә тариф факттагы чыгымнар һәм оешмалар тәкъдим иткән раслаучы документлар нигезендә формалаша иде. Бу − чыгымнарны арттыру яки тулы булмаган документлар пакеты куркынычы тудыра. Хәзер чыгымнар бердәм нормативлар буенча билгеләнә. Предприятиеләр тарифларны җайга салу кысаларында алачак акчаларның күләмен алдан ук белә, бу − аларга үзләренең җитештерү һәм инвестиция эшчәнлекләрен нәтиҗәлерәк планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Эталон алым этаплап кертеләчәк. 2026-2027 елларда эталон ысулына төбәктәге иң эре челтәр компаниясе, ә 2028 елдан – республиканың барлык территориаль челтәр компанияләре күчәчәк.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Челтәр оешмаларын берләштерү: максатлар һәм көтелгән нәтиҗә

Татарстан челтәр оешмаларын консолидацияләү турында фикер алыша. Бу процессның максатлары нинди?

Челтәр оешмаларын консолидацияләү – илнең энергетика комплексын үстерүнең гомумфедераль сәясәте кысаларында гамәлгә ашырыла торган мөһим процесс. Төп бурыч – электр челтәре комплексының ышанычлылыгын арттыру, таркаулыкны бетерү һәм хезмәт күрсәтүләрнең бердәм сыйфатын тәэмин итү.

Зур булмаган челтәр компанияләре, бик теләсәләр дә, инфраструктураны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен җитәрлек финанс һәм техник ресурсларга ия түгел. Аларның җиһазларны модернизацияләү, заманча технологияләр кертү, авария хәлләрен оператив рәвештә бетерү мөмкинлекләре чикләнгән. Болар барысы да ахыр чиктә энергия белән тәэмин итүнең сыйфатында һәм ышанычлылыгында чагыла.

Эре челтәр операторының мөмкинлекләре чагыштырмача күбрәк – челтәрләрне яңартуга инвестицияләр өчен финанс ресурслары да, квалификацияле персонал да, махсуслаштырылган техника да бар. Моннан тыш, консолидация бердәм техник сәясәт төзергә, хезмәт күрсәтү һәм ремонт стандартларын унификацияләргә, идарә чыгымнарын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә. Кулланучы өчен бу авария куркынычы азрак һәм энергия белән тәэмин итү сыйфаты яхшыруны аңлата.

Чыганак: «Татар-информ», Елизавета Пуншева

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus