Дөнья чемпионнары Илнар һәм Динә Закировлар гаиләсендә сөенеч: «Исем сайларга булышыгыз»
Танылган көрәшче, дөнья чемпионы Илнар Закиров социаль челтәрләрдә үзенең зур шатлыгы белән уртаклашты. Аларның гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз салган. Аңа исем сайлыйлар: «Исем сайларга булышыгыз», – дип язган Илнар үзенең сәхифәсендә.
Аның тормыш иптәше Динә исә: «Көрәшергә җиңелрәк иде», – дип шаяртып язып куйган.
Динә – шулай ук танылган спортчы. Дзюдо буенча 2021 елда Россия чемпионы, билбау көрәше буенча 4 тапкыр Дөнья чемпионы исеменә лаек.
Закировлар гаиләсен әлеге куанычлы вакыйга белән ихлас котлыйбыз!
Фото: © Илнар Закировның шәхси сәхифәсеннән