Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Башкаларның социаль челтәрләрдәге «уңышлы уңышлы» сәламәтлеккә зыян китерәме?

Ел ахырында күп кешеләр нәтиҗәләр ясарга, ел дәвамында ирешкән уңышларын күрсәтергә тырыша. Социаль челтәрләрдә бу хәтта аерым бер трендка әйләнде. Әмма һәркемнең дә «күрсәтерлек» зур уңышлары булмаска мөмкин. Мондый трендлар кешеләргә ничек тәэсир итә? Башка кешеләрнең уңышларын даими күрү безнең үз-үзебезне бәяләүгә һәм менталь сәламәтлеккә зыян китерә аламы? Клиник психолог Гөлзар Вәлиева җавап бирә.

Беренчедән, бу тренд социаль челтәрләр чәчәк аткан вакытларда, үз өстеңдә эшләү буенча курслар сатылган вакытта чыккан, дип беләм. Ул − мактану йөзеннән дә түгел, ә «менә мин шулай яши алам, сез дә мин саткан продуктны алсагыз, шулай яшәячәксез» дигән мәгънәдә.

Кайбер кеше чыннан да, тырышып-тырышып, ниндидер уңышларга ирешә. Фатир ала, күптән көтелгән баласын таба, укуын тәмамлый, ниндидер яхшы нәтиҗәләргә килә. Бу кешеләр чын күңелдән үзләренең сөенечләре белән бүлешәләр. Һәм бу очракта аларны котлыйсы килә, аларның сөенечләре белән бүлешәсе килә.

Нинди генә матур уңышлар, нәтиҗәләр булмасын – ул барыбер кешенең хезмәте. Һәм ул хезмәт артында күпме авырлыклар ятканын кеше социаль челтәрләрдә күрсәтми.

Җитлеккән кеше бу уңышның икенче ягын да күрә белә. Шул кешеләр белән рухлана, аларга карап: «Ул бит әле булдырды, мин дә бит шулай булдыра алам», − дип, тырыша башларга мөмкин. Ул бу уңыш өчен күпме хезмәт кергәнен аңлый һәм аны бер бөтенлеге белән кабул итеп ала.

Ә әгәр инде кешенең төшенкелеккә бирелгән, авыр, үз-үзенә ышанмаган чагы булса, бу видеолар анда тискәре эмоцияләр уятырга мөмкин

Без көнләшүне начар хис дип кабул итәргә өйрәнгән. Бу хиснең ни өчен барлыкка килгәнен аңларга кирәк. Көнләшү – ул безнең дә шулай эшлисебез, яшисебез килә, шундый байлыклар аласыбыз килә, дигән сүз. Димәк, минем дә кеше күрсәткән нәрсәләргә ихтыяҗым бар.

Әгәр дә бу трендлар кешегә тәэсир иткәнен сизәбез икән, беләбез икән, инде бу урында үз өстеңдә эшләү бик мөһим. Үзеңнең менталь сәламәтлегеңне кайгыртырга, үзеңнең чын ихтыяҗларыңны аңлап, аларны канәгатьләндерергә кирәк. Әгәр дә кеше үзенә кирәкле нәрсәләрне эшли башласа, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерсә, ул башка кешенең уңышына тыныч караячак.

Әгәр инде ул һаман саен кеше әйткәнен генә эшләп, кеше күрсәткәнен генә алып, үзен үзе ишетми икән, бу очракта күңел тынычсызлыгы барлыкка килә. Бу халәтне без ярсыну дип әйтәбез, сексуаль яктан түгел, ничектер эчең поша.

Мисал өчен, тамак ачса, без нәрсәдер эзли башлыйбыз: суыткычны, шкафны ачып карыйбыз. Бу – безнең организмның ярсынган вакыты. Әгәр күңелебез нәрсәдер тели икән, без һаман нәрсәдер эзләнүдә булабыз. Әгәр чын теләгән әйберне алмыйча, башка нәрсәдер алабыз икән, безнең күңел тынычлыгы барлыкка килә алмый берничек тә. Шуңа күрә иң мөһиме – үзең белән контакт булдыру, үзең нәрсә телисең, шуны белү.

Без чын күңелдән бәхетле булсак, башка кешенең бәхетеннән көнләшмәячәкбез, ә бәлки аның өчен сөенеп, аның шушы уңышларын бүлешәчәкбез.

Кеше үзе генә менә бу төшенкелеккә бирелү хисе белән эшли алмый икән, монда инде белгеч кирәк. Бәлки, бу − психологтыр, әгәр инде ул депрессия дәрәҗәсенә төшсә, монда инде психиатр ярдәме дә кирәк булырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus