Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яңа ел бәйрәме алдыннан тиз генә ябыгуның нинди куркынычы бар?

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ашыгыч рәвештә ябыгырга тырышу ашказаны авырулары кискенләшүгә китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-терапевт Надежда Чернышова кисәтте, дип яза «Радио 1».

Аның аңлатуынча, артык тиз ябыгу вакытында организмнан башта су китә башлый, ә бу – минераль баланс бозылуга сәбәп була. Моннан тыш, май түгел, ә мускул тукымасы таркала.

«Бу – матдәләр алмашының акрынаюына, баш авыртуга, гомуми хәлсезлеккә, фикерләү сәләте, кәеф начараюга, чәч һәм тән тиресе торышының бозылуына китерә. Нәтиҗәдә Яңа ел килеп җитә, тирә-яктагылар барысы да күңел ача, ә кешенең шатланырга теләге дә, көче дә калмый. Бар уй – кая да булса ятып тору гына», – дип аңлатты Чернышова «Москва 24» белән әңгәмәсендә.

Табиб ассызыклаганча, тиз ябыгу очракларының 99 проценты авырлык арту белән тәмамлана. Ул әкренләп, калорияләрне аз гына киметеп ябыгырга чакырды.

Үз чиратында, РОСБИОТЕХ университетының диетология кафедрасы доценты Анастасия Лебедева RT белән сөйләшүдә Яңа ел табынындагы иң зыянлы ризык – классик варианттагы оливье салаты, дип белдерде. Аның сүзләренчә, майонез, колбаса, бәрәңге һәм тозлы кыяр кушылмасы бу салатны чын мәгънәсендә калория шартлаткычына әйләндерә.

«Шундый ук хәл «шуба астындагы сельдь» салатында да күзәтелә: майлы балык, бәрәңге катламы һәм майонез соусы ризыкны эшкәртү өчен бик авыр итә. Күп майда кыздырылган ит, майга бай итеп пешерелгән ризыклар, сәнәгать колбасалары, майлы закускалар, май өстенә уылдык куелган бутербродлар – болар барысы да ашказанына, бавырга һәм ашказаны асты бизенә зур йөкләнеш бирә, һәм бәйрәм башланганнан соң ук 1 сәгать эчендә авырлык хисе тудыра», – дип өстәде Лебедева.

Ул яраткан Яңа ел ризыкларында ингредиентларны алыштырырга киңәш итте: мәсәлән, майонез урынына – табигый йогырт, ә колбаса урынына пешерелгән тавык ите яки күркә ите кулланырга. Кыздырылган итне мичтә пешерелгән ит белән алыштырырга, ә кибет колбасалары урынына өйдә әзерләнгән буженина яки күркә рулеты ясарга мөмкин, диде белгеч.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus