Добавить новость


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Суган ашы рецепты

Суган ашы пешерү турында «Челнинские известия» яза. Аз гына ингредиентлардан әзерләнә торган бу гади рецепт, өйдәгеләргә дә, кунакларга да ошар. Киптерелгән ипи шакмаклары (гренки) һәм сыр белән әзерләнә торган суган ашының рецептын табибә Наилә Галимовадан язып алдык, диелгән..

Әзерләү ысулы

1 кг чамсаы ак суганны яки гади суганны башта дүрткә бүлеп, аннары юка телемләп турагыз. Табада уртача утта 3 аш кашыгы зәйтүн мае һәм 70 грамм акмай эретегез.

Суганны әкрен генә болгатып, башта үтә күренмәле булганчы, аннары алтынсу төскә кереп карамельләшкәнче, ким дигәндә 20 минут кыздырыгыз. Тәменчә тоз салыгыз, бер чеметем шикәр һәм 2 аш кашыгы коньяк өстәгез. Тагын бер-ике минут көтегез, артык сыеклык парга әйләнеп бетсен.

Аннары 1 стакан шулпа салыгыз: ул сыер итеннән дә, яшелчәләрдән дә, йә өй тавыгыннан да булырга мөмкин. Мөһим — шулпа әкренләп парга әйләнеп бетәргә тиеш, шуңа күрә аны 3–4 аш кашыгы итеп, аз-азлап кына өстәп торыгыз. Бу эшне 15 минут дәвамында кабатлагыз. Аш куе булырга тиеш. Тимьян ботагыннан яфраклар өстәгез яки кипкән тимьян кулланыгыз. Бераз гына борыч сибегез.

Аш пешкән арада гренкалар әзерләгез. Багет яки ипине диагональ буенча телемләп турагыз, 200 градуста кызарганчы 7 минут мичтә пешерегез. Аннары өстенә уылган пармезан һәм чеддер сыры сибеп, тагын 5 минутка мичкә куегыз.

Ашны порцияле савытларга яки бер зур формага салыгыз. Өстенә гренкаларны тезегез һәм калган сырны сибегез (теләсәгез, гренкаларны аерым да бирергә мөмкин). 200 градуска кадәр кыздырылган мичтә 5–7 минут тотыгыз — сыр гына эреп җитсен.

Искиткеч тәмле суган ашы әзер! Тәмле ашлар!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus