Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Койрыксыз әтәч кебек» – Гөлназ Сәфәрованың образын тәнкыйтьләгәннәр

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова «Татар җыры» фестивалендә берничә образдан булды. Аның берсе аеруча да үзенчәлекле иде. Өске өлеше зәңгәр бәрхет корсет, аскы өлеше яшькелт төстәге үтәкүренмәле сыманрак тукымадан эшләнгән күлмәк кигән Гөлназ, әлбәттә инде, игътибарсыз калмады. Бәлки, мондый күлмәк киюенең төп максаты да шул булгандыр.

Алып баручы үзенең язылучыларына да образы турындагы фикерләре белән бүлешергә тәкъдим итте. «Минем образ. Алайса башка аккаунтларда «клеенка кигән» дип язып бетергәннәр. Монда да «коточкыч» дип яздылар. Аңлатам.

Мин һәрвакыт үземчә киенергә яраттым һәм яратам, үземчә, эчке халәтемә туры килерлек итеп. Ну менә шундый кәеф иде миндә – зәңгәрле-яшелле. Мондыйны башка беркем кимәячәк», – дип яза ул үзенең сәхифәсендә.

Дөрестән дә, күпчелек комментарийлар тискәре характерда.

«Гөлназ, нигә клеенка булсын, бу бит – гримеркадагы душ шторасы», «Ник пакет чорнап куйды икән, дип уйлаган идем», «Бик үзенчәлекле образ. Әмма «Татар җыры»н алып бару өчен туры килеп бетми сыман тоелды», «Бу клеенка шуып төшмәсә ярар иде дип, куркып утырдым», «Күлмәкләрнең нинди генә матурлары юк. Хатын-кызны алиһә итеп күрсәтә торган, бигрәк тә сәхнә өчен. Шундый зур чара алып баручының бу ябынгыч белән тамашачы алдына чыгуын күпләр аңлап бетермәгәндер. Сәхнә кысалары булырга тиеш», «Мин сезне купальник өстеннән парео япкан дип күз алдына китердем», «Яңа ел маскарадына гына бара. Койрыксыз әтәч кебек», «Беркайчан мондый ямьсез образда булганыгыз юк иде әле», – дип язалар аңа.

Гөлназны яклаучылар да, бу образның кабатланмас һәм зәвыклы булуы турында калганнар белән бәхәсләшүчеләр дә юк түгел. «Ни кисәң дә сүз юк. Кием бизәми, син бизисең. Бу фигураны булдыру җиңел түгеллеген бөтен хатын-кыз да белә», – дип язган, мәсәлән, җырчы Иркә.

«Сезне онытмасыннар, сөйләп торсыннар өчен маркетинг», – дигән фикер дә бар.

Ә сезгә Гөлназ Сәфәрованың образы ошадымы?

Фото: © Гөлназ Сәфәрованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus