Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Мескенләнеп утыручы егет түгел»: Иркә иренең махсус операциядә аягын югалтуын әйтте

Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур махсус операциядә бер аягын югалткан. Аңа протез куйганнар. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә язылучыларыннан килгән күпсанлы сорауларга җавап биргәндә әйтте, иренең видеосын да күрсәтте. Артур махсус операциягә иң беренчеләр рәтендә мобилизациягә эләгеп киткән иде. Узган ел ул каты яраланды, озак вакытлар тернәкләнү узды. Хәзерге вакытта Артур Иркә белән гастрольләрдә йөри.

«Артурның минем белән гастрольләргә йөрүе турында хәбәр иткән идем инде. «Тегеннән» (махсус операциядән) кайткач аз-маз үзгәрешләр булуын аңладыгыз инде. Әмма ул үзен көчсез итеп күрсәтеп, мескенләнеп утыра торган егет түгел. Без аңа бөтен гаиләбез белән ярдәм иттек. Ул хәзер тавыш режиссеры булып, минем командада эшли. Эше бик яхшы килеп чыга, ул булдыра. Артур аппаратура төяп йөри торган «Газель»ны да үзе йөртә», – дип яза Иркә. Иркә алда әле тагын бик күп үзгәрешләр булачагын да әйтә.

«Мин тормышның үзгәрешле елларында яшим. Һәр сынауны лаеклы узарга тырышам. Башка үзгәрешләр турында әзер булгач сөйләрмен. Рәхмәт минем белән булганыгыз өчен. Жәлләтер өчен сөйләмәдем. Ел ярым эчендә меңләгән смс килде. Чиста күңелле тамашачым өчен куйдым», – диде ул.

  • Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»
  • Артур Шабакаев белән Иркәнең сынаулы язмышы турында: «Тормыш дәвам итә»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus