Добавить новость




Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тавык йомыркасын пешерер алдыннан яхшылап юарга кирәк

Йомырка – тәмле ризык, ләкин ул эчәклек инфекцияләренә сәбәп булырга мөмкин. Salmonella төрендәге бактерияләр авыру тавыкның тизәгендә була һәм йомырка кабыгы аша кеше организмына эләгергә мөмкин. Шуңа күрә йомырка тышында куркыныч микроб калу ихтималы һәрвакыт бар. Бу турыда «АиФ» яза.

Йомырканы пешергәнче юу кирәкме?

Әйе, пешергәнче, йомырканы яхшылап юарга кирәк, хәтта кабыгында күренерлек пычрак булмаса да.

Мәсәлән, җәмәгать туклануы учреждениеләре өчен чи йомырканы эшкәртү буенча махсус тәртип билгеләнгән («Халык туклануын оештыру буенча методик күрсәтмәләр»):

  • башта йомыркаларны 40-45 °C температурадагы кайнар суда кальцинирланган сода өстәп юалар;
  • аннары 5 минут дәвамында шул ук температурадагы суга дезинфекцияләүче чаралар белән салып калдыралар;
  • соңыннан 40-45 °C температурада су белән яхшылап чайкыйлар – дезинфекция чаралары калдыкларын юып төшерү өчен.

Әлбәттә, өй шартларында 3 бүлекле ванна юк, һәм мондый күләмдә эшкәртү дә кирәк түгел. Күпчелек очракта 1-2 дистә йомырка гына алына.

Өйдә йомырканы гадәти раковинада юарга мөмкин – моның өчен савыт-саба юа торган сыеклык яисә аш содасы кулланырга була. Йомырканы кул белән яки махсус губка белән сөртергә мөмкин (тик бу губка белән башка савыт-сабаны юмаска). Өстәмә саклык өчен, сабын яки сода калдыкларын юганнан соң, йомыркаларны тозлы яисә содалы эремәгә азга гына салып торырга мөмкин. Аннары чиста су белән чайкап, пешерергә була.

Йомырканы саклаганчы юу кирәкме?

Юк, моны эшләргә киңәш ителми. «Роскачество» һәм «Роспотребнадзор» белгечләре әйтүенчә, йомырканы кибеттән алып кайткач, юмыйча гына, суыткычка аерым бүлеккә куярга кирәк. Әгәр юып куйсагыз, йомырканың кабыгы бозыла, чөнки аның өстендәге күренмәс саклау катламы юыла, һәм продукт тизрәк бозыла башлый.

Өстәвенә, дөрес юылмаган очракта, сальмонелла бактерияләре, киресенчә, йомырка эченә үтеп керергә мөмкин. Шуңа күрә йомырканы бары тик пешерер алдыннан гына юарга кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus