Кукмара районы турында, бәлки, бөтен кеше дә белеп бетермидер, әмма Кукмара табалары һәм итекләре турында ишетмәүчеләр сирәктер. Итекләр һәм табалар Кукмараның брендына әйләнде. «Кукмара итекләре – хәзер Кукмараның гына түгел, ә бөтен Татарстанның бренды», – дип билгеләде бәйрәмнең тантаналы ачылышында республика иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева. Бу – чыннан да шулай. Аның хөрмәтенә хәтта 10нчы ел рәттән, хәзер бөтенроссия дәрәҗәсендә, фестиваль-ярминкә дә оештырыла.
Озын кышкы ялларда гаилә белән килү өчен «Кукмара итекләре» бәйрәме – иң шәп урын. Быел узган ел белән чагыштырганда күпкә җылырак та иде: урамда температура Цельсий буенча бары тик -2 градус кына. Күпчелек балалары, гаиләләре белән бергә килгән. Матур чигүле Кукмара итекләре белән фотога төшеп торучы «ТНВ» алып баручысы, журналист Илдар Кыямов: «Бәйрәмгә гаиләбез белән ял итәргә килдек», – диде.
Оештыручылар зурларның да, балаларның да күңелен күрделәр: төрледән-төрле уеннар, ярышлар, җыр-бию. Һәм, әлбәттә, ярминкәләр. Бер якта төрле-төрле итекләр сатыла иде: чигүле, чигүсез, ак яки кара, хәтта кызыл төстәгеләре дә бар иде, озын һәм кыска балтырлы һәм башка бик күп төрлеләр. Икенче якта сатучылар кунакларны, тәм-сыйлар алып, алардан авыз итәргә чакырып тора иделәр. Бал, хәлвә, казлык, шашлык, пылау һәм... барысын да санап чыга алмыйм, чөнки озын чиратлар һәм кешеләрнең аркалары артыннан сатучыларның нәрсә алырга кыстаганнарын да ишетеп булмады.
Ә бәйрәм кунакларының нинди итекләрдән килүен күрсәгез сез?! Кеше күп булса да, һәрбер кемнең итеге үзенчәлекле, кабатланмый. Аяк киемен бәйрәмнең исеменә туры китереп сайлаганнар! «Иң матур итек» номинациясе буенча бәйге дә игълан итәргә була...
Фестивальгә ел да төрле районнардан көч сынашырга командалар килә. Алар үзләре белән таныштыра, иҗади чыгышларын тәкъдим итә һәм спорт ярышларында көч сынашалар. 8 районнан командалар килгән иде. Ул – Әтнә, Балтач, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарыннан, шулай ук төрле яклардан, шул исәптән Удмуртия һәм Башкортстан студентлары булган җыелма команда катнашты.
Быел аларга 1 көн алдан килеп, ял итеп, чыгыш ясау мөмкинлеге тудырылган. «Алдагы елларны 4 сәгать килеп, арган-талган килеш катнаша иделәр, ә быел командаларның ял итәргә мөмкинлеге бар иде», – диде алып баручы. Сүз уңаеннан әйтеп узам, ярышлар нәтиҗәсендә гран-при Кукмараның үзендә калды.
«Фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз, бик шәп, мондыйны күргәнебез юк иде әле. Безне бик югары дәрәҗәдә каршы алдылар, без бик шат. Бу, беренче чиратта, бердәмләшү һәм тәҗрибә уртаклашу турында», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Зәй районыннан килгән «Молодежь +» командасыннан Альбина Романова.
Әлбәттә, төп күңел ачулар сәхнә янында барды. Анда нинди генә хайваннар юк иде, хайван дигәнем – костюм кигән кешеләр инде ул: аждаһалар, куяннар, юлбарыслар, тычканнар һәм башка тагын әллә нәрсәләр. Ә еланга охшарга тырышып яшел костюм кигән алып баручы аларны барлык тишектән яңгыраган «саранча кебек очып килделәр, чу-ча-ча» җырына, аннары Ф.Тямаевның «мин – җүләр, син – җүләр» җырына җырлатып-биетеп торды. Чынлап әйтәм, миңа әлеге күренешне күзәтү бик кызык иде, башкаларга да...
Былтыргы фотолардан күренгәнчә, былтыр бәйрәм латин хәрефләре белән «Итекфест» дип язылган, быел исә сәхнә уртасында зур итеп «Кукморские валенки» диелгән иде. Кунакларга бирелгән барлык бүләкләрдә дә русча логотип урнаштырылган. Икенче елга татарча була торгандыр, мөгаен...
Һәм, ниһаять, бик мөхтәрәм кунаклар да килде. Алар «Кукмара итекләре» фестивале, һәм аның турында гына түгел, бик матур сүзләр әйтте. Ярар, кемнәр килүен әйтим инде.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, республика иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, Татарстан Республикасы инновацияләр кертү һәм традицияләр саклау ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина, республика аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина, Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булды.
Ринат Садыйков «Кукмара итекләре» фестивале турында федераль дәрәҗәдә белүләрен ассызыклады. «Социаль җаваплы бизнес – ул предприятие үсешендә генә түгел, ә төрле социаль әһәмиятле проектларда һәм акцияләрдә дә катнаша торган бизнес. «Кукмара итекләре» шәһәрнең социаль инициативаларын үстерүдә бизнесның ничек катнашуын күрсәтә. Бу фестиваль инде 10нчы ел уза, һәм аның турында федераль дәрәҗәдә сөйлиләр. Ул безнең матур һәм яхшы традицияләребезне ничек арттыруыбызны ассызыклый», – диде ул.
Зилә Вәлиева фестивальнең, 100 меңнән артмаган халкы булган шәһәрләр арасында иң яхшы туристик вакыйга буларак, Халыкара премия лауреаты буларак билгеләп үтелүен әйтте. «Бу фестивальнең максатлары бик игелекле: без республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклыйбыз. Әлеге фестиваль – бу үзенчәлекне саклауның бик якты бите», – дип ассызыклады ул.
Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре – итекләр турында да язмыйча калу мөмкин түгел. Бераз мөхтәрәм кунакларны тыңлап, командаларның чыгышларын караганнан соң, читтәрәк торучы сатучыларның кунакларга нинди «товар» һәм ничә сумнан алып килүен өйрәнергә киттем.
Ярминкә – «итекләр ярминкәсе» дип аталса да, тәкъдим ителә торган әйберләрнең ассортименты күпкә баерак иде. Әйткәнемчә итекләрнең төрле төре бар иде. Бәясе 1 меңнән башлап 3 меңгә кадәр җитә итекләрнең. Мин, әлбәттә, барлык итекләрнең дә бәясен белешә алмадым, әмма кайберләренең бәяләрен атап узам. Сатучылар әйтүенчә, ярминкәдә итекләрне арзанракка алып була.
Мәсәлән, йон белән кырыйлары эшләнелгән зәңгәр чигүле ак итек 2500 иде. Бу – чын Кукмара итеге…
Ә менә бу кыска балтырлы ак итекләр – 2000 сум.
Менә бу искиткеч матур аяк киеме, гафу итегез инде, ничек аталганын белмим, астында резина булганы – 2 меңнән, ә резинасызы – мең ярымнан. Бигрәк матур, аны кияргә дә кызганычтыр инде.
Биредә күрсәтелгәннәре хатын-кызлар өчен – 2500 сумнан, ир-атлар өчен – 3000 сумнан сатыла, диделәр.
Башмак кебекләре – 1200дән сатыла. Чия төшерелгәне минем белән Казанга да кайтып китте. Әлеге итекләр һәм башмакларны Кукмара районының Туембаш авылында басалар.
«Безнең авыл – итекчеләр авылы. Итекләрне ир-атлар, әтиләребез баса, ә без, дәресләрдән соң, балалар белән, итекләргә бисерне яки алдан киселеп ясалган сурәтләрне беркетәбез, ясыйбыз», – диде Гүзәлия Хавалетдинова.
Алар фестивальдә 10нчы ел рәттән катнашалар. «Ел да килеп торасы килә. Бик күңелле була. Елдан-ел яңалыклар өстәп торалар, күңеллерәк була бара», – ди ул.
Мин йөргән арада, сәхнә янында халык тагын да арткан. Һәм, ни өчендер, алып баручылар Татарстанның атказанган артисты Марина Карпованы эзли иде. Аның чыгыш ясарга вакыты җитеп тә килеп җитмәгәч, алып баручылар сәхнәгә үзләренең җырчыларын чыгардылар. 4-5 җырдан соң, Марина Карповага, хәбәр ирешеп, килде.
Берзаман сәхнәдән рәшәткәләр белән аерып алынган җиргә, анда, гадәттә, матбугат чаралары һәм оештыручылар гына керә ала, яшь кенә кызлар керә башлады, телефоннарын чыгардылар. Мин башта «Марина Карпованы таныйлар, яшьләр арасында да популяр» дип уйлап утырсам, аннары киләсе хедлайнерның кем булуы исемә төште. Ул бит – татар эстрадасының төп буйдагы Марат Яруллин.
Бәйрәм кыза барды, бер якта ярышлар бара, икенче якта халык Марат Яруллинның чыгышын көтә, әмма 4 сәгатьтән артык урамда басып торучы мин туңа бардым... Шуңа күрә китәргә карар кылдым. Әмма машинада узып барганда күргәннәр буенча, Марат Яруллин чыгышы вакытында мәйданда буш урын калмаган иде, дип, курыкмыйча әйтә алам. Соңыннан Марат Яруллин социаль челтәрләрендә үзенә дә җылы матур Кукмара итекләре биреп җибәрүләрен хәбәр итте.
Шулай ук бәйрәмдә ZAKARIA фолк-төркеменең дә чыгыш ясарга тиешлеге хәбәр ителгән иде.
Әгәр дә сез быел «Кукмара итекләре» бәйрәменә барып өлгермәдегез икән, икенче елга, һичшиксез, килегез. Оештыручылар инде 11нче фестивальгә кунакларны чакырырга һәм бәйрәмне түземсезлек белән көтүләрен әйтеп өлгерделәр. Бәйрәмнең масштабы елдан-ел үсә бара, һәм киләсе елга без «Кукморские валенки» урынына «Кукмара итекләре» язуын күрербез, дип өметләнәбез.