Илсөя Бәдретдинова улы Нариманның искиткеч сәләтен күрсәтте. Нариман, чын рәссамнар кебек, бик матур итеп рәсемнәр ясый икән.
«Бу – минем улым Нариманның хоббие. Буш вакыты булган саен утыра да рәсем ясый. Шундый кызык… Миннән хет бер нәрсә күчкән бу балага. Шуңа шатланып йөрим инде. Матур бит! Горурланам!
Наримачо, чувак, короче, куйдым мин моны. Җыерма кашыңны, матур түгел. Ачуланма индеее...» – дип язган җырчы социаль челтәрләренә, Нариманның искиткеч матур картинасын күрсәтеп.
«Бу баланың башында тулы бер галәм икән», «Сезне ясаган бит бу бала», «Бик креатив, булдыра Нариман», «Вәт күңел монда, әйләнеп чыккысыз», «Күп мәгънәле рәсем», – дип сокланган халык та Нариманның матур итеп рәсем ясавына.
Рәсемдәге төп герой, чыннан да, Илсөя Бәдретдинованы хәтерләтә. Нариман «ИБ» билгесен ясап куярга да онытмаган.