Бүген Гөлназ Сираеваның никах туе. Ул популяр алып баручы, элек «Күңел» радиосында эшләгән ди-джей Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыга.
Мәҗлестә Гөлназ Сираеваның дусты Ильмира Нәгыймова да булган. Ул туй мизгелләрен социаль челтәрдә беренчеләрдән булып күрсәтте. «Бүген минем якын дустым Гөлназ Сираеваның туй көне. Котлыйм, җаныкайларым», – дип язган ул.
«Алла Пугачева һәм Максим Галкин кебек сез» дигән комментарийларны Гөлназ сторисларында үзе күрсәтте.