Чаллы театры актрисасы Чулпан Садыйкова-Әскәрованың 50 яшьлек юбилее көнне тәрәзәсеннән Кыш бабайлар кереп котлаган. Үзенчәлекле бүләкне актрисаның сәхнәдәш дуслары Энҗе Шиһапова, Алсу Хәбетдинова, Миләүшә Имамова, Флүзә Касаевалар әзерләгән.
«Безнең Чулпан – бик талантлы кеше. Аны шаккатыру җиңел түгел. Ә бездә дусларны үзенчәлекле котлау традициясе бар. Без Чулпаныбызны юбилее белән кызык итеп котларга булдык. 6 Кыш бабайны өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән кертеп котлаттык. Сюрприз килеп чыкты, Чулпаныбыз шат», – дип сөйләгән бу турыда Алсу Хәбетдинова «Шәһри Чаллы» газетасына.
Алсу Хәбетдинова социаль челтәрләрдә кызыклы вакыйганың видеосы белән дә уртаклашты: