Яңа ел төнендә Мәскәү өлкәсендә яшәүче 50 яшьлек ир-атның 4 бармагы өзелгән. Ул, курантлар суккач, балконга чыгып, петарда аттырган. Табиблар бармакларны тегеп куя алмаган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Ир-ат механизатор булып эшли.
Яңа ел төнендә гаилә бәйрәм итә, 00.30 сәгатьтә балконга чыгалар. Петарда ир-атның кулында шартлый. Уң кулдагы 4 бармак төрле якка очып китә, чәнчи бармагы тиресенә генә эленеп кала, диелә хәбәрдә.
Табиблар урынга 15 минутта килеп җитә, ир-атны хастаханәгә алып китәләр, хирурглар бармакларны кире тегеп куярга тырыша, чәнчи бармакны тегәләр, тик башкаларын булдыра алмыйлар.
Әлеге петарданы 2 ел элек автолавкадан алган булганнар, товарның тышлыгы да юк, диелә хәбәрдә.