Мәрхүмә җырчыбыз Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа быел үзенең 94нче Яңа елын каршылаган. Бәйрәмне балалары, оныклары һәм оныкчыклары әйләнәсендә уздырган, Кыш Бабайдан бүләк тә кабул иткән. Фәния апаны инде берничә ел кызы Фирүзә Ибәтуллина гаиләсе карый.
«Сөбханаллаһ, машаллаһ. Якыннарыма, әниебез кебек, 94нче Яңа елларын каршы алырга язсын. Кыш Бабай – Салават абыема рәхмәт.
Әнием минем. Һәрбер җыерчыкларын өчен һәйкәл куяр идем. Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, кадерлебез безнең. Әтием белән 55 ел гомер иттегез. Без – 6 баланың иң яраткан, акыллы әти-әниләре сез. Әтиебез Фәрхлисламның рухлары якты булсын. Әниебез белән бергәләп киләсе Яңа елларны да каршы алырга язсын», – дип язды социаль челтәрләрдә Фирүзә ханым.