Казахстанда Акмола өлкәсендә Астана – Щучинск трассасында Когам һәм Каратал авыллары арасында бик зур авария булган, кырыклап машина бәрелешкән. Сәбәбе – буран. Трассада бик зур «бөке» хасил булган. Якынча мәгълүматлар буенча 2 кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә алып киткәннәр, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.
Астана – Щучинск трассасы ябылган. Шулай ук Алма-Ата – Екатеринбург трассасында да хәл авыр. Анда 800гә якын машина Тимертау тирәсендә җыелган.
Бүген Татарстан юлларында да хәлләрнең мөшкел булуын язган идек. Юлларда күп аварияләр, бөкеләр барлыкка килгән. Бүген-иртәгә республикада кар ява, буран вакытында зур юлга чыкмау хәерле.