Казан хореография училищесы студентлары 6 көн эчендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә 12 тамаша күрсәтәчәк. Аның беренчесе хәйрия спектакле буларак күрсәтелде.
Күренекле режиссер һәм хореограф, Санкт-Петербург консерваториясенең хореография кафедрасы профессоры Александр Полубенцев Заһид Хәбибуллинның «Сихерләнгән малай» («Раушан») балетын Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты янәшәсендә күрә.
Казан хореография училищесы директоры Татьяна Шахнина: «Әзерлек Александр Михайлович Полубенцев белән озак әңгәмәләрдән башланды. Чөнки партитуралар югалган иде, икесе ике төрле булган ике клавира бар иде, һәм алардан яңа композиция тудырырга кирәк булды. Бу эшкә алынабыз дип хәл иткәндә, без әле боларны күз алдына да китерми идек. Театр безгә бик булышты, чөнки балалар өчен милли спектакль кирәклеген барыбыз да аңлый иде. Балетны чыгару өчен хөкүмәтебез акча бүлеп бирде.
Без бер спектакльне дә Яңа ел тамашасы итеп кенә куймыйбыз. Алдагы елларда да, мәсәлән, «Морозко» белән Йошкар-Олага фестивальгә бардык, «Снежная королева», «Белоснежка и семь гномов» белән күп чыгыш ясадык. Монысы да бик сыйфатлы спектакль – күпләр көнләшерлек».
Куючы режиссер, куючы хореограф һәм либретто авторы Александр Полубенцев: «Заһид Хәбибуллин музыкасы – Татарстанның зур хәзинәсе. Тамашачы моны бәяләр, һәм ул аның күңелендә калыр, дип уйлыйм. Милли балетлар күп түгел бит. Якобсон куйган гаҗәеп «Шүрәле» балетыннан соң, бу – икенче шундый спектакльдер.
Бер генә хореография уку йорты да үз репертуарында 6 күп актлы балет булуы белән мактана алмый. Казан хореография училищесы студентлары белән һәрвакыт сөенеп эшлим, чөнки һәрвакыт яңа талантлар ачыла. Бу – аларның профессиональ әзерлеге генә түгел, эчке потенциаллары ачылу да. Мин училище педагогларына бик рәхмәтле. Алар 4 состав әзерли алдылар. Профессиональ театрлар да 2 состав кына әзерли. Ә монда – кыска гына вакыт эчендә 4 состав!
Эш барышында мин халык шагыйре Ренат Харис белән киңәштем, татарларның гореф-гадәтләре, костюмнары буенча күп китап укыдым, татар биюләре буенча дәресләрдә булдым, Татарстан Республикасы Җыр һәм бию ансамбле чыгышларын карадым.
«Сихерләнгән малай» безне сынау өчен каршылыклар куеп торды. Әмма без, Раушан кебек, бөтен каршылыкларны җиңә алдык».
Белешмә: Заһид Хәбибуллин балеты, «Сихерләнгән малай» һәм «Раушан» исемнәре белән, 1961 һәм 1974 елларда куелган. Либретто авторы – Габдрахман Сәлимов. Ул Әтнә районының Күәм авылында туган. Сүз уңаеннан, ул авылда хәзер шагыйрә, драматург Гөлүсә Батталова яши.
Габдрахман Сәлимов – Татар дәүләт опера һәм балет театры артисты, балет биючесе, Казан дәүләт университетының «Каз канаты» бию ансамблен җитәкләгән. Аның турында озак еллар Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры музеен җитәкләгән Рәмзия Такташ: «Ул иҗат кешесе, талант иясе иде. Заһид Хәбибуллин белән Габдрахман Сәлимов татар балетының нигезен эшләүчеләрдән булдылар», – дип язган.
2024 елгы яңа версиядә либретто авторы да, куючы хореограф та, музыкаль композиция авторы да – Александр Полубенцев үзе. «Бу «Сихерләнгән малай» балеты мине үзенең тартып торган исеме белән шунда ук җәлеп итте. Музыкасы белән танышу шатлыклы вакыйгага әверелде: Заһид Хәбибуллин әсәре бай мелодиясе, шигърилеге, образлылыгы, гармония төрлелеге белән җәлеп итә. Балет либреттосы шактый үзгәртелде: без бары тик татар әкиятләрен һәм риваятьләрен генә кулландык. Элеккеге персонажлар урынына (Баба-яга һәм башкалар) яңалары кертелде – мәсәлән, сихерче Убыр, тылсымчы Умай. Без күренешләрне тагын да динамикалы итергә тырыштык», – дип яза спектакль буклетында режиссер, Санкт-Петербург консерваториясенең хореография кафедрасы профессоры Александр Полубенцев.
Пәрдә ачыла. Ак карлы кыштан соң күз алдыбызда матур бакчалы җәй ясалган сәхнә – бакча, урман аланы, чытырманлыклар пәйда була. Күңел төпкелләренә үтеп, балачак хатирәләрен җанландырган милли музыка дулкынында тибрәләсең. Бар бит безнең бар дөньяга тыңлатырлык, горурланып тыңлатырлык классик музыкабыз дип, залга күз атасың. Укыган чагыннан ук зур сәхнәгә чыгу бәхете елмайган студентларга сокланып карыйсың. Йә, тагын кайсы иҗади уку йорты үз укучыларына шулай зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге тудыра?! Студент сәхнәсенә түгел, зур сәхнәгә! Онытылган әсәрне эзләп табып, тузанын кагып, чистартып-ялтыратып, бизәп-баетып... «Юк» дип, «искергән» дип мыжлап утырмыйча, эшләргә генә кирәк икән ләбаса. Афәрин!
«Заһид абыйның башка музыкаларын да алганнар ахрысы, монда өстәмә музыкалар да бар кебек, әмма барысы да милли, бик милли. Безнең бик матур музыкаларыбыз бар икән. Белмибез, ишетмибез... Татьяна Шахнина бик молодец – рәхмәт аңарга!» – диде соңыннан музыка белгече Сиринә Латыйпова.
Яңа куелышта төп рольләр өчен дүртәр состав билгеләнгән. Мин караган көнне Саҗидә апа партиясен Әдилә Рәхимова биеде. Башка көннәрдә А.Әпхәлимова, М.Булатова һәм У.Речкина башкарган. Раушан ролендә Камилә Галиева иде. Башка көннәрдә Д.Алексеева., Н.Маркелова һәм У.Синетар биегән. Гали ролендә гаҗәеп Рамил Мурзаков иде. Башка тамашачылар Д.Закиров һәм Б.Винокуров биюен күргәннәр. Ни кызганыч, кызларның һәм егетләрнең исемнәре тулысынча язылмаган. Их...
ххх
Сюжеты болайрак. Вакыйгалар Саҗидә апа бакчасында башлана. Бакчада гөлләр сусызлыктан башларын игән, ана балаларына бакча гөлләренә су сибәргә куша. Раушан (кыз исеме, әйе, беләм, Раушан исемен татарлар малайларга да кушалар, ләкин бу очракта Раушан – кыз бала. – авт.) гөлләргә су сибә. Әмма алар кереп киткәч, энесе Гали күбәләкләр куып, шаярып, бакчаны таптый, ә апасы Раушан гөлләрне торгыза. Вакыйгалар урман аланына күчә, Раушан да, Гали дә башка балалар белән уйныйлар. Менә балалар янына әкияти Энҗеле үрдәк килеп чыга. Әйе, татар әкиятләрендә шундый матур образ бар. Энҗеле үрдәкне Аучы куа икән. Гали Аучыдан Энҗеле үрдәкне саклап кала, аннары Аучының җирдә яткан мылтыгын алып, урманга кереп китә. Малайның югалганын күреп, барысы да бик борчыла, ары чабалар, бире чабалар, дигәндәй. Раушан энесен эзләргә китә. Вакыйгалар чытырманлыкка күчә. Убыр көтүе малайны казанга салырга маташканда, Раушан килеп җитә һәм Энҗеле үрдәк/Умай ярдәмендә, ут-ялкын, дулкыннар аша үтеп, ябалаклар аша энесен танып, малайны коткара. Бу – хәзер сәхнәдә күрсәтелгән, ягъни, Полубенцев варианты.
Элеккеге либреттода: «Гали күмер алып, Убырлы карчык сурәтен ясый. Көтмәгәндә Убырлы карчык җанлана һәм Гали белән бии башлый. Мәчеләр Галине эләктереп ала һәм күккә ашалар», – дип язылган. Дулкыннар да, ут-ялкын да, ябалаклар да ике вариантта да бар.
«Раушан» дип аталган беренче версиядә милли балет сәнгате тарихына кергән Нинель Юлтыева һәм Клара Янбулатова (Раушан), Шамил Мифтахетдинов һәм Ревдар Садыйков (Гали), Анна Гацулина (Саҗидә апа) биегән. «Раушан» исеме «Сихерләнгән малай»га алышкан икенче версиядә Ирина Хәкимова (Раушан), Владимир Яковлев (Гали), Владимир Грачев, Наил Сәрвәров (Убырлы) булып катнашкан.1961 ел куелышында дирижер – Хәсби Фазлуллин, куючы балетмейстер – Евгений Дорофеев.1974 елгы куелышында куючы балетмейстер – Динә Арипова, музыкаль җитәкче һәм дирижер – В.Тагиев. Ике куелышта да рәссам – Әнвәр Нагаев.
Әлбәттә, мин элеккеге куелышларны күрмәдем, күренекле балеринабыз Нинель Юлтыева Раушанны биеп йөргәндә тумаган да идем, ә Раушанны Ирина Хәкимова биегәндә, бала гына булганмын. Шулай да, әлеге балетның нигезендә торган татар шәхесләренә хөрмәт йөзеннән, Габдрахман ага Сәлимовның исемен кертү яхшы булыр иде – барыбер яңа либретто элеккеге либретто нигезендә язылган. Әлбәттә, куючы режиссер-хореограф буклетта үз чыгышында Габдрахман ага исемен телгә алып узган. Әмма программада да булсын иде шәхесләребез исеме – күңел шуны тели.
Спектакль театр оркестры белән яздырылган фонограммага уйнала. Куючы-дирижер – Айрат Кашаев. Быел Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәл утырышында композитор Миләүшә Хәйруллина: «Мин «Раушан» (»Сихерләнгән малай») балетының музыкасын яңа редакциядә эшләдем. Бу – зур оркестровка эше иде, зур партитура», – дип сөйләде. Куючы хореограф Александр Полубенцев: «Балетның икенче редакциясендә беренче версиядәге күп кенә яхшы музыка керми калган, бу – музыкаль композицияне карап чыгуга сәбәп булды. Балет партитурасына тылсымчы Умайга бәйле лирик күренешләр кайтарылды, кайбер номерлар башка образлар өчен кулланылды», – дип яза. Бу партитуралар – Миләүшәбезнең зур эше дип аңлыйм, программада гына аның исемен тапмадым.
Спектакльдә чын декорацияләр күп түгел, күбесенчә видеодекорация кулланылган. Видео-арт – Виктория Злотникова (Санкт-Петербург) хезмәте. Ә костюмнар буенча рәссам – Фәния Низамова (Уфа).
Фәния Низамова – Башкорт опера һәм балет театрында рәссам-декоратор, милли балетлар кую буенча тәҗрибәсе булган рәссам. Фәния ханым чәчәкләрне, хайваннарны, ялкынны һәм дулкыннарны гаҗәеп матур киендергән, Убыры да, Шүрәлеләре дә искиткеч, Умае да сихри. Ә менә кешеләрне киендерүен мактыйсы килми. Гали өстендәге кием итәксез ала-кола кимононы хәтерләтә. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры труппасы Кытайда йөреп ятканда, Кытайга сәлам йөзеннән кимоно кидертеп куймагансыздыр бит татар малаена? Ана белән кызның киемендә дә ниндидер үзенчәлек юк, мәктәпләрдәге балалар ансамблендәгечә иң традицион күлмәк белән жилет та, башында япмасы эләктереп куелган гап-гади калфак. Ә кайда фантазия? Юк фантазия!
Аңлашылганча, вакыйгалар җәй көне бара. Чөнки ромашка, кыңгырау, тузганак чәчәкләре үскән. Тик нигә сәхнә өстендәге һәм чит-читләдәге агачлар кызыл яфраклы соң? Усак яфрагы көзгә кергәч кенә кызара ләбаса. Ни өчен Гали таптап бетергәч тә тузганакның мамыклары очып таралмый? Аларны кире торгызып бастырырга кирәк икән, сары тузганак чәчәкләре ясап була иде ләбаса. Болары – рәссам эшенә вак-төяк зарланулар булды.
Сюжетта шулкадәр матриархат булуына ни диярсез? Монысы – зарлануым түгел, дөньясы шундый. Шулай да булганны маңгайга бәреп күрсәткәч, кыен булып китә. Малайның әнисе һәм мылтыгын югалткан Аучы аланда борчылып кала, ә кыз бала, энесен эзләп, урманга кереп китә. Игътибар итегез – беренче версиядә Аучы юк. Яңа версиягә мылтыгын саклый алмаган хәсрәт Аучыны нәрсәгә кертергә кирәк булды соң? Безнең ирләрнең мескенлеген күрсәтергәме? Кайсы татар әкиятеннән алынган ул мылтыгын югалткан Аучы? Нигә малайны эзләргә урманга кереп китми ул Аучы агай? Хәсрәткә баткан ханымны тынычландырырга каламы? Сүз уңаеннан, балаларның әтисе дә күренми – Саҗидә апа тол хатын булдымы икән? Малае югалгач, борчыла-борчыла, Аучы абзый белән аланда биеп кала.
Яхшылыкка каршы торган явыз герой да хатын-кыз затыннан – Убырлы. Аңа хезмәт итүчеләр – ир-ат Шүрәлеләр. Менә вәт! Матриархат!
Болары – минем вакланып бәйләнүем генә булды, бу язылганнарга карап, спектакль начар, дип уйлый күрмәгез. Балет спектакле өчен зур да булмаган бюджет белән куелган гаҗәеп матур спектакль ул. ТАССРның халык артисты, композитор, скрипач, Тукай премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле шәхесебезнең – Заһид Хәбибуллинның зур хезмәте, яңа гасыр тамашачысына бүләк булып, сәхнәгә әйләнеп кайтты.
Актарына башласаң, хәзинәбездә әллә нинди музыкаль байлыкларыбыз ятадыр әле.