Блогер Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсенең өченчегә әти-әни булырга җыенулары турындагы шатлыклы хәбәрне җиткергән идек. Инде гаилә туачак сабыйлары белән очрашкан да. Юк-юк, бәби дөньяга килмәгән әле. Бары тик Нәбиевләр беренче УЗИларын бергәләп үткәннәр, бәбигә экран аша сокланганнар. Фаҗигале вакыйга аркасында үзе ике аяксыз калган Рөстәм табибтан: «Балабызның аяк-куллары бармы?» – дип тә сорап куйган.
Блогерлар өченче бәбиләренең җенесен алдан белергә теләмәүләре хакында да сөйләгәннәр.
«Безнең бүген беренче скрининг.
Балабызның җенесен белмибез. Бернинди гендер-кичәләр дә уздырмаска булдык. Иң мөһиме – сабыебызның сау-сәламәт булып тууы. ПДРны 15 июньгә куйдылар.
Кыз булырмы икән, малаймы? Әлегә үз фаразларыгызны комментарийларда яза торсагыз була», – дип, язылучыларын да кыздырып җибәргәннәр алар.
Әлбәттә инде, күпләр, 2 кыз тәрбияләүче Нәбиевләр гаиләсендә бу юлы малай дөньяга аваз салыр, дип өметләнә.