Кичә Лаеш районында өч машина бәрелешкән, ике кеше һәлак булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Татарстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр итте.
Якынча белешмә буенча, Hyundai белән идарә итүче хатын-кыз каршы як полосага чыга, биредә ул Toyota һәм Audi машиналарына бәрелә.
Hyundai йөртүчесе дә, пассажиры да урында ук үлгән, диелә хәбәрдә.