«Әгәр игелекле эшләр кылам икән, бу – автомат рәвештә була. Мин төрлечә ярдәм итәргә тырышам, мәсәлән, яшелчә сатучы пенсионерлар яныннан болай гына узып китмим, нәрсәдер сатып алам. Минем өчен бу – вак-төяк, ә алар өчен – юк. Гомумән алганда, хәйрия эшендә катнашмыйм, анда зур акчалар кирәк, минем хезмәт хакым моңа җитми. Кемнәндер изге эшләргә дип акча җыю да – минем өчен түгел», – дип тыйнак кына үзе турында сөйли сөяк мие доноры булган һәм кешенең гомерен саклап калган Рөстәм Кәлимуллин.
2017 елда КФУның Чаллы институтына «Росплазма» кан хәйрия фонды вәкилләре килә, Рөстәм шунда инженер-төзелеш бүлегендә укый. Анда аларга барысын да аңлаталар һәм укучыларга ирекле донор булырга тәкъдим итәләр, аларны сөяк мие донорлары регистрына кертәчәкләрен әйтәләр. Өч миллилитр кан тапшырырга кирәк була. Егет университетның профком әгъсасы булганлыктан, башкаларга үрнәк булыр өчен, беренчеләрдән булып процедураны уза.
Акция тәмамлана, тормышка яңа вакыйгалар өстәлә. 2019 елда телефон шалтырый – Чаллы егетенә Киров гематология һәм кан салу фәнни-тикшеренү институтыннан мөрәҗәгать итәләр һәм онкология диагнозы булган кеше өчен донор булырга тәкъдим ясыйлар.
«Минем инде донорлык тәҗрибәм бар иде – балигъ булганнан алып уннарча тапкыр кан тапшырдым. Кан төркемем сирәк – дүртенче уңай, аңа ихтыяҗ бар. Минем канымның идеаль куе булуына игътибар иткән дәвалаучы табиб та стимул булды, – дип уртаклаша чаллылы. – Кәүсә күзәнәкләре доноры булырга тәкъдим килгәндә, миңа 22 яшь иде. Шунда ук ризалык бирдем, әти-әниемә дә шалтыраттым, аларның рөхсәтен сорадым».
Фото: © Рөстәмнең шәхси архивыннан
Әти белән әнисенең беренче реакциясе көтелгәнчә була, алар каршы булуларын белдерә. Алар, процедура принцибын аңламыйча, улларының тормышы өчен курка. Рөстәм бернинди дә куркыныч янамавын аңлатуга ирешә. Хәзер инде хатыны булган Ксения дә сөйгәненең гамәле белән горурлана һәм аңа игелекле гамәлендә ярдәмгә килә.
«Донорлыктан куркырга кирәкми – бернинди куркыныч юк. Барысы да табиблар контролендә. Кешенең донорлыктан зыян күрүе турында бер тапкыр да ишеткәнем булмады. Менә мин исән һәм сәламәт, моңа үрнәк – донация вакытыннан 7 ел вакыт үтте, үземне яхшы хис итәм, – дип сөйли Рөстәм. – 6 ел элек мине Кировка чакырдылар. Мин үземнең кәүсә күзәнәкләремне алучы өчен «генетик игезәк» булып чыктым. Мондый хәлләр ярты миллионга бер очрак яки хәтта сирәгрәк тә була. Кемгә ярдәм иткәнемне әлегә кадәр белмим, чөнки минем турында да, алучы турында да мәгълүмат ачыкланмый. Иң мөһимен беләм: минем материал кешегә исән калырга ярдәм итте. Туры килмәү очраклары да була».
Үз материалын егет бушка биргән. Аның сүзләренчә, әгәр аңа акча тәкъдим иткән булсалар да, алмас иде. Әгәр коткарылган кеше аның белән аралашырга, дус булырга теләсә, рәхәтләнеп җавап бирәчәк. Шуны да әйтергә кирәк, җитди авырулары булучылар – ВИЧ яки гепатит белән авыручыларга, балигълык яшенә җитмәгәннәргә һәм йөкле хатын-кызларга донор булу тыела.
Рөстәм сөйләгәнчә, җитди химиотерапиядән соң пациентка донор материалы бирелә. Шул ук вакытта алучының хәтта аллергиясе дә үзгәрә: әгәр пациентның балыкка аллергиясе булган булса, соңыннан, донорныкы кебек үк, мәсәлән, гөмбәгә булачак.
«Кировка бару, яшәү, туклану өчен миңа тулысынча түләделәр, – дип искә ала донор. – Материалны алуның 2 вариантын тәкъдим иттеләр. Беренчесе – аны турыдан-туры оча сөягеннән тартып алалар. Ләкин мин наркоз астында булырга теләмәдем. Икенчесен сайладым, ул заманчарак санала. 6 сәгать буе кушеткада яттым, миннән шартлы рәвештә кан алдылар, аны центрифугада кудылар. Ягъни канның бер өлешен алып, яңадан салдылар, шулай итеп, минем кәүсә күзәнәкләремне «тотып алдылар».
Рөстәм аңлатканча, аның кәүсә күзәнәкләре саны кимемәгән.
«Процедура авыртусыз. Канны алганда, берни дә тоймыйсың, салганда – ул суынырга өлгерә һәм салкын сизелә. Бу – бердәнбер дискомфорт. Болар барысы да система рәвешендә эшләнә. Донациядән соң тернәкләнү таләп ителмәде, икенче көнне үк барысы да яхшы булды. Беренче тапкыр ничек узганын исәпкә алып, яңадан барыр идем. Миңа билгеле булганча, Россиядә сөяк мие доноры булырга бер тапкыр гына рөхсәт ителә, әмма үз мәгълүматларыңны регистрда калдырырга һәм икенче тапкыр биреп карарга мөмкин. Минем мәгълүматлар анда бүген дә бар».
Рөстәм сүзләренчә, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, сөяк мие һәм гемопоэтик кәүсә күзәнәкләре донорларының федераль регистры эшли, бу юнәлеш популярлаштырыла. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, 2024 елга сөяк мие донорлары регистрына 400 меңнән артык кеше кертелгән.
«Бу санны арттырырга кирәк, дип уйлыйм. Балаларга мәктәптән башлап сөяк мие донорлыгы турында сөйләргә кирәк. Бәлки, моның куркыныч түгел, ә куркынычсыз икәнен күрсәтәчәк һәм сөйләячәк фонд вәкилләре белән ачык дәресләр кертергә кирәктер. Кешеләр балачактан ук бу процедурадан курыкмаслык итеп эшләргә кирәк. Куркуны бетерү мөһим», – дип уртаклаша ул.
Фото: © Рөстәмнең шәхси архивыннан
Игелекле эше өчен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Рөстәмне «Донорлар хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен» медале белән бүләкләгән.
Бүген Кәлимуллиннар «Алабуга» махсус икътисади зонасында эшли: ул – финанс идарәсендә баш белгеч, хатыны – резидентлар белән идарә итү бүлегендә белгеч. Буш вакыт булганда йөзәргә йөриләр, музыка белән мавыгалар: Рөстәм гитарада уйный, Ксения бию белән шөгыльләнә.
«Балабыз әлегә юк, әмма телибез. Булачак улыма яки кызыма кырыс тәрбия булачак. Ул һәр өлкәдә бездән яхшырак булырга тиеш, ә бу – зур хезмәт, – ди булачак әти. – Донор булыргамы, юкмы икәнен минем балаларым үзләре хәл итәр. Минем бурыч – аларга моның яхшы эш икәнен аңлату».
«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Ольга Степанова