Яңа ел лотереясендә миллиард сум откан кешедән бу акчаны махсус хәрби операция ихтыяҗларына тапшыруын сорыйлар. «Россия ветераннары» хәрәкәте башлыгы Илдар Рәҗәпов аңа шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Life» басмасы яза.
«1 млрд сум откан лотерея җиңүчесен отышның бер өлешен яки бөтен сумманы махсус хәрби операция ихтыяҗларына бирергә чакырабыз. Хәтта 10%, өстәвенә салымны исәпкә алып, барлык планнарны һәм идеяләрне тормышка ашыру, барлык матди һәм торак проблемаларын хәл итү өчен җитәрлек, дип ышанам. <...> Бу патриотик адым һәм барысы өчен дә үрнәк булачак», – дип сөйләгән Рәҗәпов NEWS.ru белән әңгәмәдә.
Сахалин өлкәсендә яшәүче ир-ат кичә Яңа ел лотереясендә бер миллиард сум откан иде.