Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында булган. Тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова җырчыга регалийлары турында сорау бирә.
– Сезнең регалийлар санап бетергесез. Әле гер күтәрәсез, әле автоузышларда… Менә бүген без «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә. Бу – Минтимер Шәриповичның проекты. Сез заманында, интервьюларның берсендә, Минтимер Шәрипович сезне мәдәният министры булырга чакыруы, ләкин сез баш тартуыгыз турында әйткәнсез. Беренчедән, ни өчен баш тарттыгыз? Икенчедән, сез мәдәният министры киңәшчесе вазифасын үтисез дип беләм. Бүген нинди бурычлар куеп эшлисез?
– Мин, чыннан да, киңәшче. Хәзер чыннан да киңәш бирерлек яшькә килеп җиттем. 40 елга якын бер эштә, бер юнәлештә эшлим. Киңәш бирерлек кенә тәҗрибәм бар, дип уйлыйм. Обедка кадәр йоклаган кеше министр була алмый. Беренчедән, аның үз режимы, минем – үз режимым. Икенчедән, кайвакытта министрлар эшләмәгән эшне башкарырга туры килә. Эш синең кем булуыңда түгел. Эшеңне ничек эшләвеңдә. Җәмгыятькә ничек хезмәт итәсең? Ник тудың? Мин үз урынымда. Нәрсә телим – шуны әйтәм халыкка. Халык тыңлый, әйткән белән әйтмәгән бер түгел, – дип җавап бирде артист.