Саран хатын, бәйрәм табыны ясап, бөтен гаиләсен агулаган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.
Ул акча янга калдырмакчы була, үзе кунакка барган кичәдә калган ризыкларны алып кайта һәм гаиләсенә бәйрәм табыны ясый.
Әлеге хатын дусты хөрмәтенә оештырылган корпоратив чарага азык-төлек китерә торган оешма белән килешә һәм бәйрәмнән соң өстәлдә калган ризыкларны үзенә ала. Азык-төлек китерүче моның куркыныч булуын әйтеп карый, тик хатынны инандыра алмый. Хатын, бу әйберләрне 1 тәүлектән артык сакламыйм, дип ышандыра.
Тик үзе ризыкларны Раштуа табынына дип саклап тора. Берничә көннән аның бәйрәм табынына туганнары җыела. Өстәлдә балда пешерелгән кабырга, күркә ите һәм башка тәм-томнар була, кунаклар барысын да мактап ашый. Хуҗабикәне бәхет баса, тик озакка түгел.
Бәйрәмдә булучыларның күбесенең хәле китә. Кызын хастаханәгә озаталар. Хуҗабикә үзен бик начар хис итә – чөнки ул агуланмый калган берничә кеше арасында үзе дә була, диелә хәбәрдә.
Белгечләр сүзләренчә, азык-төлек белән агулану китереп чыгара торган бактерияләр әзерләнгән, суыткычка куймыйча сакланган җылы ризыкта бик тиз үрчи. Әзер ризыкны суыткычка куймыйча озак сакларга ярамый. Ит калдыкларын исә бик нык җылытып кына ашарга кирәк, диелә хәбәрдә.