1. Италиядә Яңа ел төнендә кирәксез әйберләрне тәрәзәдән ташлау гадәте бар. Соңгы елларда, иминлекне саклау сәбәпле, бу гадәт бераз югала башласа да, әле дә бәйрәм төнендә урамда каршыңа берәр иске кәнәфи килеп төшсә, аптырамагыз. Моны итальяннар Яңа елга уңыш чакыру ысулы дип саный. Барысы да шау-шу, җырлау, кычкырулар, фейерверклар белән үрелеп бара.
2. Тәрәзәдән әйбер атучы тагын бер ил – Аргентина. Алар диваннарны ук атмасалар да, соңгы эш көнендә, иске ел белән саубуллашып, иске календарьларны, квитанцияләрне, бланкларны, отчетларны һәм башка кирәксез документларны тәрәзәдән ыргыталар. Тротуарлар кәгазь катламы белән каплана, аны икенче көнне җыеп алалар.
3. Италия белән Аргентина иске әйберләрдән арынуга омтылса, Грециядә исә киресенчә – Яңа елда өйгә алып кайтырга кирәк, дип кабул ителгән. Әмма теләсә нәрсәне түгел – бәхет китерә торган ташны. Яңа ел кичәсенә барганда, греклар зуррак таш табып алырга тырыша: «Хуҗага шундый ук зур байлык килсен!» – дигән теләк белән, шул ташны өйнең бусагасына куялар. Әгәр зуррак таш очрамаган булса, кечкенә таш алып кайталар да: «Хуҗа гаиләсенә төшәр бәла-казалар моңардан да авыррак булмасын», – дип телиләр.
4. Шотландиядә Яңа ел төненндә мичкәләргә дегет салып, урам буйлап тәгәрәтәләр. Шулай иске елны «яндырып», яңа елга юл ачыла, дип санала. Кунакка барганда, Яңа ел кичәсенә кечкенә генә күмер алып бару мәҗбүри: аны хуҗаның учагына ташлыйлар да:, «Яңа елда уңыш юлдаш булсын», – диләр.
5. Кубада Яңа ел алдыннан бөтен савытларга – кружкалар, мичкәләр, чиләкләр һәм казаннарга су тутыралар. Суның күләме кешенең үткән елда күпме «гөнаһ» кылуына туры килә, дип саныйлар. Төн уртасы узгач, бу суны ишегалдына яисә тупса аша гына түгәләр. Кубалылар өчен бу гамәл – начар гадәтләрдән, гөнаһлардан чистарыну билгесе.
6. Япониядә Яңа ел алдыннан өйне бамбук тырмалары белән бизәү гадәте бар. Японнар фикеренчә, Яңа ел төнендә өйдә тырма булмаса, бәхет килми. Яңа елның беренче секундларын японнар кычкырып көлеп каршылый: шуның белән алар елның шатлыклы, күңелле булуына өметләнә.
7. Эквадор халкы, ел төрле сәяхәтләргә бай булсын өчен, беренче сәяхәтне нәкъ Яңа ел төнендә үк башларга кирәк, дип саный. Моның өчен, кулга чемодан алып, өй тирәли урап чыгарга кирәк. Моны сәгать уникене сукканчы башкарып өлгерергә тиешләр.
8. Испаниядә Яңа ел табынында һәркемгә 12 виноград әзерләнә – һәр сәгать сугуга берәр данә. Испаннар фикеренчә, барлык 12 виноградны да ашап өлгерсәң, киләсе ел уңышлы булачак.
9. Даниялеләр Яңа ел алдыннан дусларының ишеге төбендә савыт-саба ватып, кызыклы гадәт үти. Ишек төбендә ватыклар никадәр күбрәк калса, өй хуҗаларының дуслары да шулкадәр арта, дип санала. Шул ук вакытта ватылган савыт-саба ярчыклары никадәр күп булса, киләсе елда уңыш та шуның кадәр зур булачак, диләр. Гадәт буенча, савытларны ишеккә көчле итеп ыргыталар. Әмма соңгы елларда, ватыкларга киселү, имгәнү булмасын өчен, тәлинкәләрне алдан ватып, ярчыкларын гына күршеләре ишеге төбенә бушаталар.
10. Бәйрәм алдыннан ирландлылар, һәркем керә алсын өчен, өй ишекләрен киң итеп ачып куя. Кунакны табын түренә урынга утырталар, шәраб белән сыйлыйлар. Кунак өйгә алгы ишектән керергә, ә арткы ишектән чыгарга тиеш. Ирландлылар фикеренчә, бу – Яңа елда уңыш килүне тәэмин итә.
11. Венгриядә Яңа елны бик шау-шулы каршылау гадәте бар. Төн уртасы җитәр алдыннан урамнар сыбызгы сызгырту, быргы кычкырту тавышлары белән тула. Маҗарларда «явыз рухлар сыбызгы, быргылардан курка» дигән ышану яши.
12. Күпчелек Аурупа илләреннән аермалы буларак, Швециядә Яңа ел бүләклерен Санта-Клаус түгел, ә Юль Томтен исемле гном алып килә. Аңа урман җәнлекләре ярдәм итә, диләр. Яңа ел төнендә шведларның фал ачу гадәте дә бар. Яңа ел төнендә алар күршеләренең ишекләренә тәлинкә бәреп ваталар – ватыклар никадәр вак булса, киләсе елда бәхет тә шулкадәр зуррак булачак, дип саныйлар.
13. Вьетнамда Яңа ел табынында 70 яшьтән өлкәнрәк кеше утырса, аның зирәклеге табындагыларның барысына да күчәчәк, дип ышаналар. Шуңа күрә өлкән буын кешеләре – һәр йортта көтеп алынган кунак: аларны иң хөрмәтле урыннарга утырталар.
14. Англиядә карнавал колоннасы уза, алда һәрвакыт «Тәртипсезлек Лорды» атлый. Карнаваль тамашада Шалтай-Болтай, Март Куяны кебек әкияти (яисә әдәби) персонажлар да була ала. Британия халкы өйләрен омела дип аталган гел яшел үсенте белән бизи. Омеланың сихри көчкә ия булуына ышаналар. Яңа ел төнендә сәгать уникене сугуга, гашыйклар яки ир белән хатын омела такыясы астында үбешә: шул рәвешле алар киләсе елда тормышлары бәхетле, имин буласына ышана.
15. Нидерландларда Яңа елны каршылаганда төп гадәтләрнең берсе – гади шырпы белән бәйле. Бәйрәм кичәсенә барганда һәр кеше үзе белән шырпы алып килә. Табынга җыелгач, шырпыны яндырып, каминга ташлыйлар. Әгәр шырпы тулысынча янып бетсә, аны яндырган кешенең киләсе елы тыныч, уңышлы һәм шатлыклы булачак.
16. Австралия халкы йорт ишегалларына Санта-Клаус, Кар бабай, болан сыннары урнаштыра, ишек төбенә яшел такыялар элә, йортын гирляндалар һәм чыршы уенчыклары белән бизи. Сәгать уникене суккач, кыңгырау тавышы яңгырый башлый. Бер-берсен котлыйлар, барабан сугып, быргылар кычкыртып, петардалар шартлаталар – Яңа ел чынлап та килсен өчен, шау-шу кирәк. Кыңгыраулар чылтыравы, фейерверклар иртәнгә кадәр туктамый.
17. Албаннарда Яңа ел төнендә алдан әзерләнгән утыннарны яндыру гадәте бар. Утыннарны гына түгел, җәен җыйган дару үләннәрен дә яндыралар. Йола буенча, бу – өйне бәла-казадан аралый, байлык җәлеп итә.
18. Филиппинарда түгәрәк әйберләр бәхет китерә санала. Яңа елда кесәләрен тәңкәләр белән тутыралар, борчаклы кием кияләр, ә бәйрәм өстәленә мөмкин кадәр күбрәк түгәрәк җиләк-җимеш куялар. Тагын бер гадәт: Яңа ел төнендә барлык ишек, тәрәзә, шкафларны ачык калдырырга кирәк, имеш, шул рәвешле өйгә Яңа ел керә, уңыш китерә.
19. Колумбиядә сәгать уникене суккач, һәркем 12 виноград ашый, һәрберсен ашаган саен, теләк тели. Колумбия халкы иске елның соңгы көнендә кесәләренә ясмык (чечевица) салып йөри: бу – киләсе елда муллык булачак дигәнне аңлата. Тагын бер гадәт: чемодан алып, өй тирәсендә бераз йөреп килү. Шулай эшләсәң, киләсе ел сәяхәтләргә бай булачак, дип ышаналар.
20. Болгариядә Яңа елга кагылышлы матур гадәтләрнең берсе – колядки. Яңа ел ашы вакытында балалар чыршы тирәсендә колядка җырлап, шуның өчен тәм-томнар алалар. Яңа ел төнендә шаян фал ачу да таралган: моның өчен пирогка төрле күңелле фаразлар язылган кечкенә кәгазьләр куялар. Ә төн уртасы җиткәч, өйдә утны беразга сүндереп торалар.
21. Эфиопиядә Яңа ел 11 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм «Энкутаташ» исеме белән билгеле һәм яңгырлы сезонның тәмамлануы белән бәйле. Традиция буенча, эвкалипттан учак ягалар, бу – явыз рухларны куып чыгару һәм бәхет, байлык җәлеп итү өчен кирәк.
22. Ганада Яңа ел төнендә үткән елның бәла-казалары турында сөйләшәләр. Гадәти сөйләшү генә түгел, кычкырып сөйләргә кирәк – бу начар истәлекләрдән тизрәк арынып китәргә ярдәм итә, дип ышаналар.
23. Судан традицияләре буенча, бәйрәм һәрвакыт Нил елгасы ярларында үтә. Яңа елда яшел чикләвек тапсаң, бәхет килә, дип ышаналар. Бәйрәмне оештыручылар шуңа күрә шәһәр урамнарына яшел чикләвекләр таратып чыга.
24. Көнбатыш Африкада Яңа елда мүкәләгән килеш авызга чи йомырка кабып йөгереш уздыралар. Кем йомырканы ватмыйча беренче килә – шуның өчен ел уңышлы уза.
25. Көньяк Африка илләрендә Яңа елда су коену йоласы бар. Алар фикеренчә, су барлык гөнаһларны юып төшерә, тормышны «чиста бит»тән башларга ярдәм итә. Әгәр тулысынча суга чума алмасаң, кулларыңны гына юешләтү дә җитә. Көньяк Африка республикасында Яңа елда байлар мохтаҗларга бүләкләр өләшә.
26. Бирмада «тинджан» дип аталган традиция бар. 4-5 көн дәвамында кешеләр бер-берсенә су сибешә, ә бәйрәмнең иң кызган мәле Яңа ел көненә туры килә.
27. Вьетнамда Яңа ел төнендә елгаларга һәм күлләргә тере карпларны җибәрәләр. Биредәге ышанылар буенча, карп аркасында Алла йөри, ул Яңа елда күкләргә күтәрелеп, Җирдә кешеләр ничек яшәвен сөйли.
28. Непалда Яңа ел алдыннан кирәксез барлык әйберләрне яндырып, «иске»дән арыналар. Яңа елның беренче көнен йөзләрен, гәүдәләрен төрле буяулар белән буйыйлар, бизәнәләр.
29. Согуд Гарәбстанында Григорий календаре буенча Яңа елның рәсми бәйрәме тыелган, ләкин кайбер кешеләр аны рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтәләр.
30. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Григорий календаре буенча Яңа ел бәйрәме туристлар һәм эшлекле халык арасында бик популяр. Дубайда фейерверклар, концертлар һәм зур бәйрәмнәр белән уза, җирле халык, мәчетләргә барып, догалар укый.
31. Колумбиядә бәйрәм рухы 7 декабрьдә үк башлана: бу көнне «Шәмнәр көне» үткәрелә – юл кырыйларына шәмнәр тезеп куялар, «Мария белән Давид» юлда адашмас, дип ышаналар. 16 декабрьдән башлап, һәр кич саен бәйрәм ашлары уза, күршеләр, дуслар, туганнар бер-берсенә кунакка йөри.
32. Кениядә бәйрәм өстәленең төп ризыгы – «няма чома» дип аталган кәҗә итеннән кыздырма. Бәйрәм табыны өчен кәҗәне тантаналы рәвештә иртән сайлап алалар. Кениядә Санта-Клаусны боланнарда түгел, ишәк яки хәтта жираф өстендә йөри дип сурәтлиләр.
33. Либериядә Кыш бабай – карт Байку. Ул бүләкләр алып килми, киресенчә, урам буйлап йөреп, үзе бүләк сорый.
34. Замбиядә иң популяр күңел ачу – чиркәүләрдә Иисус тарихына нигезләнеп куелган спектакль карау.