Киләсе яңа елны һәрвакыт яңа өметләр баглап каршы алабыз. Күңел яңалык, үзгәрешләр көтә, төрле астрологлар, тарологлар, күрәзәчеләр көз айларыннан ук киләсе елга фаразлар ясарга, киңәшләр бирергә тырыша башлый. Без исә әлеге язмабызны ниндидер күрәзәләргә ышандыру өчен түгел, ә таныштыру максатыннан тәкъдим итәбез.
Кытай астрологиясе буенча, һәр елның үз хуҗасы бар, ул булачак елны гәүдәләндерә һәм аны төрле сыйфатлар белән бизи. 2025 – яшел агач Елан байрагы астында узачак. Күпләр тормышта күзләренә елан чагылса да, бик үк уңай эмоцияләр кичерми, кайберәүләр гомумән алар белән очрашмаска тырыша. Әмма Кытай гороскобында елан – иң хөрмәтле хайваннарның берсе. Ул акыл һәм зирәклек, шул ук вакытта хәйләкәрлек символы да булып тора. Әлеге сыйфатлары ярдәмендә ул һәрбер ситуациягә җиңел җайлашырга, үзгәрешләргә уңай карарга сәләтле. Еланнардан акрын, сакланып кына, үлчәп хәрәкәт итә белү үзенчәлекләрен, күп адымнарны алдан анализлау сәләтен үзләштерергә кирәк ди, белгечләр.
Көнчыгышта еланнар һәрвакыт тынычлык сөючеләр булып саналган, әмма аларны берьяклап кына бәяләргә кирәкми. Куркыныч янаганда, елан дошманына каршы тора ала. Борынгы заманнарда өй янында елан табу, зур уңыш хәбәрчесе булып саналган, әлеге өйне киләчәктә һичшиксез уңыш көткән.
Һәр ел Көнчыгыш йолдызнамәсенең 5 элементның берсе белән бәйле: алтын, су, агач, ут яки җир. Һәр цикл 60 елга бер тапкыр кабатлана. Яңа 2025 ел яшел агач Елан елы булачак, моңа охшаш ел 1965 елда булган.
Көнчыгыш гороскоп турыдан-туры ай календаре белән бәйле. Шуңа күрә яңа елан елы 1 гыйнварда түгел, ә 2025 елның 29 гыйнварында башлана, ул декабрьнең соңгы көне белән түгел, ә күпкә соңрак, 2026 елның 16 февралендә тәмамланачак. 1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013 елларда да елан елы булган иде.
Елан елында туган дөньякүләм танылган кешеләр арасында: Николай Коперник, Чарльз Дарвин, Пабло Пикассо, Мөхәммәт Али, Индира Ганди, Кристиан Диор, Франс Шуберт, Эдгар Аллан По, Джакомо Казанова, Наталия Орейро, Том Харди, Шакира, Одри Хепбёрн һәм Александра Пахмутованы билгеләп үтәргә мөмкин.
Татарлардан: Ганс Сәйфуллин, Йолдыз Нигъмәтуллина, Миңгол Галиев, Фоат Галимуллин, Ренат Харис, Луиза Батыр-Болгари, Зөлфия Шакирова, Рөстәм Асаев, Чулпан Закирова, Дамир Йосыпов, Алмаз Миргаязов, Рәмис Латыйпов, Артем Пискунов, Резедә Сәләхова, Алмаз Борһанов, Ришат Төхвәтуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ришат Фазлыйәхмәтов, Элвин Грей һәм Сәидә Мөхәммәтҗанованы атарга мөмкин.
Еланнарның төп үзенчәлекләреннән берсе – тиресен салып ташлау сәләте. Шуңа күрә Елан елы да еш кына яңарыш һәм трансформация белән ассоциацияләнә, димәк, әлеге символ астында узган ел дәвамында үзгәрешләргә әзер булырга кирәк. Елан максатчан, әмма шул ук вакытта сабыр һәм карар кабул итәргә ашыкмый торган хайван. Мондый сыйфатлар уңышка ирешү өчен бик файдалы.
Фото: © Михаил Захаров/ «Татар-информ»
Яңа ел алдыннан төрле астролог, таролог, нумерологлар социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә киләсе елга анализлар, видео-тикшеренүләр, астрологик күзәтүләр ясый башлыйлар. Алар төрле юллар һәм алымнар белән елның нинди булачагын, вакыйгалар агымын, гомуми вәзгыятьне исәпләргә тырыша. Шуларның берничәсен сезгә тәкъдим итәбез.
Елан үсеш, уңыш һәм чәчәк ату символы булып санала. Шуңа күрә, агач елан елында күпләр өчен үз максатларына ирешү мөмкинлеге булачак, ләкин алар үзләре үзгәрешләргә әзер булса гына. Шул ук вакытта елан елында эчке тоемлауга, интуициягә дә колак салырга кирәк. 2025 ел мөһим үзгәрешләр һәм үсеш чоры булыр дип көтелә, – дип яза астролог Юлия Рольник.
2025 елда күп өлкәләрдә тәртип урнаштырырга туры киләчәк. Әгәр 2024 елда яңа әйберләр кертү, вәзгыятьне үзгәртү идеяләре һәм омтылышлары елы булса, 2025 ел – әлеге яңалыкларны структуралаштыру һәм тәртипкә салу елы. Күченгәннән соң хаос булган кебек, быел барысын да урыннарга урнаштырырга һәм тәртип булдырырга кирәк. Бу гомумән илләрдәге вазгыятькә дә, шәхси затларга да кагыла. Иң мөһиме, сак һәм салмак кына хәрәкәт итәргә, кечкенә адымнар белән барырга, юлда очраган үзгәрешләргә җайлашырга, яңалыкларны өйрәнергә, үзләштерергә кирәк. Ашыгу һәм импульсивлык теләсә нинди эшне дә харап итәргә мөмкин, нәтиҗәдә теләгән максатка ирешү берничек тә мөмкин барып чыкмаячак.
2025 ел күпләр өчен уңышлы булачак. Ләкин алар үзләре күләгәдән чыгып, эшли башларга әзер булсалар гына. Быел барыннан да элек – аждаһаларга һәм еланнарга бәхет елмаячак. Алар өчен әлеге ел «май кебек» узачак, чөнки ел энергиясе аларга бик якын. Ә менә дуңгыз һәм куян елларында туганнарга саграк булырга кирәк, чөнки күп ситуацияләр алар файдасына булмаска да мөмкин, төрле авырлыклар килеп чыкса да, бирешмәскә кирәк, – дип яза таролог һәм астролог Юлия Пугачева.
Елан – шактый яшерен җан иясе, ул шау-шулы урыннардан һәм зур компанияләрдән качарга тырыша, шуңа күрә якынлашып килүче Яңа елны да уңайлы, тыныч шартларда, идеаль вариантта – өйдә, туганнар һәм якын дуслар даирәсендә каршы алырга киңәш ителә.
Яңа елны бәйрәм итү урыны өчен тематик бизәкләр сайлауга да аерым игътибар бирергә кирәк. Елан табигать белән бәйле булган әйберләрне яратканга, төрле табигый декор кулланырга була, мәсәлән, матур ташлар яисә чыршы ботакларыннан ясалган букетлар, аларны өстәлгә урнаштырырга була. Мишура һәм яктылыкта балкып торган уенчыклар шулай ук елан тәңкәсен хәтерләтәчәк, ә чыршыны яки бәйрәм өстәлен киләсе ел символы белән бизәргә мөмкин.
Яшел елан елы булгач, яңа ел төнендә кулланыла торган төп төсләрнең берсе – яшел. Елан тәңкәсен хәтерләткән тукыма һәм материаллар сайласагыз була. Болар – пайеткалар, стразалар, кыйммәтле төсмерле металл (алтын яки көмеш) булырга мөмкин.
Яңа ел төнендә киеләсе киемнең төсе турында уйланганда, яшелнең барлык төсмерләрен игътибарга алырга кирәк. Стилистлар беренче чиратта бай табигый тоннарны – зөбәрҗәт, бирюза, зәйтүн төсе, элегант һәм тыйнак көрән төсләрне сайларга киңәш итә. Ә менә күпләр яраткан кызыл төс белән барысы да гади генә түгел. Бер яктан, бу төс уңыш төсе булып санала, ләкин шул ук вакытта, ул ут стихиясе белән бәйле булганга, агач белән бик үк туры килми. Нәкъ менә шуңа күрә, Яңа ел киемен сайлаганда кызылның төсмерләренә, бигрәк тә җете кызылга саклык белән карарга кирәк.
Бәйрәм күлмәге яки костюмының уңышсыз варианты тере табигатьтә булмаган төсләрне сайлау булачак, мәсәлән, артык якты, табигый булмаган неон төсләр. Экстравагант фасоннарны башка бәйрәмнәргә калдырсак, хәерлерәк булыр, чөнки киләсе ел символы чуарлыкны бик яратмый.
Елан елында туган кешеләрнең киләсе елга карата булган өмет-хыялларын да сораштык.
Сәйдә Мөхәммәтҗанова:
Нинди ел булуына карамастан, мин һәр Яңа елны көтеп алам, чөнки декабрь ае – ул бәйрәм ае, күңелләрдә шатлык хисе! Әлбәттә Яңа елда, яңа проектлар, үзем өчен, иҗатым өчен яңа ачышлар көтәм. Әлбәттә ниндидер могҗизалы мизгелләргә өметләнәм. Гороскопларга алай ышанмыйм, кызык өчен сирәк кенә күз сала алам. Иң мөһиме – Яңа елда дөньяларның уңай якка үзгәрүен көтәм! Дөньяга тынычлык телим, шатлык, сәләмәтлек! Шәхси хыялларым да бар, ләкин алар турында әлегә әйтмим, барысы да чынга ашыр дип өметләнәм.
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фахран
Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәләхова:
Елан ул бик үзенчәлекле хайван, ул бит үзенә тимәсәләр, өстенә басмасалар, кыерсытмасалар, кешегә тими. Без дә, мин шәхсән үзем турында әйтәм инде, мине дә сәбәпсезгә рәнҗетмәсәләр, үзем кеше чага торган түгелмен. Ә менә сәбәпсез, нахакка, бер гөнаһсызга рәнҗетсәләр, андый очракта мин җавап бирәм, чага алам.
Гороскопларга килгәндә, чын күңелемнән ышанам, һәрдаим күзәтеп барам дип әйтә алмыйм, очраклы рәвештә берәр кайдан ишетсәм, тыңлыйм, газетада очрый икән, укыйм. Яхшы хәбәр булса, әйбәт дим, куанам. Начар икән, хәерле булсын дип, үтеп китәм. Чөнки барысы да кеше кулында, бар да үзебездән тора. Мин могҗизалар көтеп яшәүче кеше түгел. Могҗизаны көтәргә кирәк түгел, булдырырга кирәк.
Ә хыялларга килгәндә, алар әлбәттә күп, ләкин бер хыялым елан елының башына ук тормышка ашырга тиеш. Тагын бер яшерен хыялым бар, аның да 2025 елда тормышка ашуына өметләнәм, ышанам. Елан елы минем ел бугач, ул тагын да уңышлырак, тагын да бәхетлерәк булыр дип өметләнәм. Иң мөһиме, илләр, көннәр тынычлансын, абыйлар, әтиләр, уллар исән-сау туган җирләренә, гаиләләренә кайтсыннар иде. Яңа елга иң зур теләгем шул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова:
Бөтен начарлыклар, чирләр, авырлыклар, хәвеф-хәтәрләр шушы елда калсын. Яңа елга матур итеп, яхшы кәеф белән аяк басарга язсын. Миндә бер генә теләк – илләребез тыныч булсын иде. 2025 ел минем ел, елан елы, елан ул – бик акыллы, зирәк хайван. Шулай булгач, киләчәгебезгә дә зур өметләр баглыйм. Бар да яхшы буласына ышанасы килә. Гороскопларга мин ышанам, һәрвакыт күзәтеп барам, үзем игезәкләр йолдызлыгында туганмын. Мин бер генә түгел, ике кеше кебек, шуңамы, үземне бик көчле кеше дип әйтер идем, мин бер нәрсәдән дә куркмыйм. Иң мөһиме гаиләм исән-сау булсын, балаларым, оныкларым, алар мине һәрвакытта үзләренең уңышлары белән шатландырып торсыннар, мин иң беренче чиратта әни кеше.
Бар да яхшы булыр дип ышанасы килә, илләребез тыныч булса, калганы безнең кулда. Һәрбер кеше тырышсын иде, бигрәк тә иҗат кешеләре туктап калырга тиеш түгел, һаман да эзләнергә, эшләргә кирәк. Минем быел юбилей елым да, аңа инде әзерләнә башладым, вакыт әз калды, бар да яхшы булыр дигән өмет белән яшим. Барлык милләттәшләребезне киләсе яңа ел белән тәбрик итәм! Бәхетле булыйк!
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Татар халкы өчен елан ят хайван түгел. Аны без балачактан төрле әкиятләрдә, халык авыз иҗатында очратабыз. Халыкта елан белән бәйле еш очрый торган мәкаль, әйтемнәр:
Еланнар турында кызыклы фактлар: