Добавить новость

Игрушку с 500-летней историей нашли в центре Москвы

«Жизнь — необыкновенное чудо»: Сатирик Альтов поздравил россиян предновогодней книгой

Глава Крыма Аксенов: цены на бензин Аи-95 снизятся в регионе с 15 января

Огнеборцы «Мособлпожспас» поздравили с Новым годом жителей Волоколамского округа





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хәзрәт Яңа елны каршылау турында:«Әгәр өстәлдә гөнаһлы әйберләр булмаса, гөнаһ булмаячак»

«Мөселман өчен хиҗрә буенча Яңа ел – бары тик дата гына»

Рөстәм хәзрәт, мөселман Яңа елы кайчан башлана?

– Без елларның төрлечә исәпләнүен аңларга тиеш. Исламда ел Һиҗри календарь буенча бара. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәккәдән Мәдинәгә күченү көненнән алып барыла. Шуннан бирле 1446 ел узган. Дөньяви җәмгыятьтә кулланылган Григориан календарендә Христос Раштуасыннан хисап алып барыла. 2024 ел элек Гайсә пәйгамбәр туган. Рим, яһүд, кытай календарьлары бар, ә мөселманнарда – Ай календаре. Ай календаре Кояшныкыннан 10-12 көнгә кыскарак. Әгәр быел без Яңа елны 7 июльдә бәйрәм итсәк, димәк, киләсе елда ул июнь ахырында (27 июньдә – искәрмә. ТИ) була.

Мөселманнарда нинди яңа ел традицияләре бар?

– Һиҗри буенча Яңа ел мөселманнар өчен ул нәрсә? Бу – бары тик дата. Бүген ел тәмамлана, иртәгә Мөхәррәм аеның беренче көне башлана. Мөселман өчен бу – бухгалтерия өчен хисап чоры кебек: мин 1 ел эчендә нинди яхшылыклар эшләдем? Әгәр начар гамәлләр кылсаң – үкенергә, кем беләндер талашкан булсаң – татулашырга кирәк. Безнең өчен бу – хисап кына. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди: йокларга ятканда да, синнән хисап алганчы, хисап бир.

Мөселманнарга дөньяви календарь буенча Яңа елны бәйрәм итү рөхсәт ителәме?

– Без балачактан бирле билгеләп үтелүче һәм чыршы астына бүләкләр куела торган Григориан календаре ул нәрсә? Мөселман өчен бу – календарь гына. Бары тик хисап чоры тәмамлана. Безнең яраткан Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер-берегезгә бүләкләрне ешрак бирегез, һәм арагызда мәхәббәт артыр», – дип әйткән.

Фото: © «Татар-информ»

«Иң зур бәйрәм көне җомга»

Кызганыч, хәзер без кайбер мөселманнар арасында шундый мөнәсәбәтне күрәбез, мәсәлән: «8 Март (бәйрәме) юк!» Аңлашыла ки, бу – дини дата түгел, әмма бу яхшылык эшләргә өстәмә сәбәп. 8 Мартка ул хатынына бүләк бирмәгән икән – Корбан бәйрәменә, Ураза бәйрәменә бүләк итсен. Хөрмәтле ирләр, сезгә мөрәҗәгать итәм. Сез хатыннарыгызга чәчәкләрне соңгы тапкыр кайчан бүләк иттегез?

Мөселманнарда иң зур бәйрәм көне – җомга. Ураза, Корбан бәйрәмнәре бар, әмма алардан да бөегрәк һәм зуррак – җомга, ди пәйгамбәребез. Әйдәгез, җомга көнне тормыш иптәшләребезгә һәм балаларыбызга кәнфит булса да бүләк итү гадәтен булдырыйк.

Әгәр баладан нинди бәйрәмнәрне белүен сорасаң, ул: «Туган көн һәм Яңа ел», – дип җавап бирер. Чөнки ул туган көнгә һәм Яңа елга бүләкләр ала. Ә Ураза? Ә Корбан? «Без – мөселманнар! Безнең мәчетләребез бар!» – дибез. Әгәр бала үзенең бәйрәмнәрен белми икән, димәк, без сезнең белән эшләп бетермибез.

Яңа елга кайтып, мөселман өчен бу – яңа ел гына. 1 гыйнвар көнне без, яхшы ел килсен, дибез, гафу сорыйбыз. Әмма, әлбәттә, Яңа ел җомгага туры килгәндә, балага бүләк бирү җиңелрәк.

Сез Яңа елны бәйрәм итәсезме?

– Бәйрәм итәм дип әйтеп булмый. Бу көнне мин күбрәк дога кылам. Һәр кеше гөнаһлы, минем дә гөнаһларым бар. Мин аларның гафу ителүен сорыйм. Киләсе елга планнарым бар: балаларыма, туганнарыма, күршеләремә сәламәтлек телим. Мин, киләсе ел яхшы булсын иде, дип дога кылам. Бездә төнге «Къияму-ллейль» догасы бар, ул төннең соңгы өлешендә укыла. Мин бу төнне, торып, гыйбадәт кылырга тырышам. Бу вакытта, салютлар атылганда, бик авыр, ләкин бу төнне мин һәм минем гаиләм дога кылабыз.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Сезнең мөселман балагыз мәктәпкә килә дип күз алдына китерегез...»

Яңа елны бәйрәм итү гөнаһ саналамы?

– Өстәлдә гөнаһлы әйберләр булмаса, гөнаһ булмас. Кемдер: «Без бары тик балалар шампанское гына эчәбез», – дип алдана. Балаларныкымы, олыларныкымы – ул барыбер шампанское кебек күренә.

Әгәр өстәлдә хәләл ризыклар тора икән, әгәр бу – якын туганнар җыелырга сәбәп булган икән, монда гөнаһ юк. Кайберәүләр мине тәнкыйтьләр, ләкин гөнаһ нәрсәдә икәнен дәлилләсеннәр. Мин якыннарымны һәм дусларымны җыйдым, без бергә Коръән укыдык, бер-беребезнең хәлләрен белдек. Бу – гөнаһмы?

Безнең арада барысын да тәнкыйтьләргә әзер булган тәнкыйтьчеләр бар: өчесе, җидесе (мәет ашлары – иск. ТИ), юбилейлар, бүләкләр – барысы да ярамый. Ләкин пәйгамбәребез кебек игелекле булыгыз, хатыннарыгызга бүләк бирегез.

Мөселманнарга Яңа ел чыршысын куярга ярыймы?

– Бу традициянең дөньяви булуын яхшы аңлыйбыз. Әмма ул – Гайсә пәйгамбәрнең туган көненнән, Гайсә пәйгамбәрнең әнисе Мәрьям хөрмә агачы астында бала тапкан көннән килә. Аллаһы Тәгалә бу пальманы Мәрьямгә хөрмә ашарга дип игән, диләр. Хәзер медицина да хөрмәләрнең кан җыю үзлеген раслый. Пальма һәрвакыт яшел, һәм бездә ниндидер яшел кую традициясе сакланып калган.

Православие һәм католик Раштуасы бар, дөньяви Яңа ел бар. Акрынлап, 3 традиция дә катнашып беткән, әмма мөселманнар өчен бу – христиан традициясе булып калды. Әйе, Ленин аны «изгеләштергән», йолдызчык куйган, гәрчә ул Вифлеем йолдызы булса да, без моны бик яхшы хәтерлибез. Әмма без, мөселманнар, чыршы куймаска тырышабыз.

Яңа ел бүләкләре бирергә мөмкинме?

– [Татарстанның баш казые] Җәлил хәзрәт мондый мисал китерә: «Күз алдына китерегез, сезнең мөселман балагыз мәктәпкә килә. Барлык мөселман булмаганнарга Яңа елга бүләкләр бирәләр, ә мөселманнарга бүләк бирмиләр. Башка балалар нәрсә әйтер? «Ярый әле минем әти-әнием мөселман түгел», – диярме?»

Мөселман баласы, үз диненнән оялмасын өчен, хәтта күбрәк бүләкләр алырга тиеш. Әгәр без чыршы куймыйбыз икән, бала үзен түбәнсетелгән дип санамасын өчен, башка компенсация кирәк. Ышану балаларның яхшы, җылы, якты хатирәләрен алырга тиеш түгел. Балаларда бу җылылык, яктылык тагын да күбрәк булырга тиеш.

Салютлар атарга мөмкинме?

– Салют – бик шәп әйбер ул. Әгәр дә аның өчен артык акча сарыф ителмәсә, әгәр без моның белән күршеләрне куркытмасак, янгыннар китереп чыгармасак. Хәзер моны закон чыгаручылар регламентлый, һәм әгәр без бернинди кагыйдә бозмыйбыз икән, монда бернинди начарлык та юк.

Ә синең тәрәзә астында кемдер ата башлагач, синең балконыңа петарда очып керә, һәм син чиләк белән янгын сүндерергә йөгерәсең икән – әлбәттә, бу – дөрес түгел.

Фото: © «Татар-информ»

«Хәзрәт, син Кыш Бабайдан яхшырак»

Мөселманнарның Кыш бабайлары бармы?

– Мөселманнарда юк, әмма Җәлил хәзрәт сөйләгән вакыйга искә төшә. Аның, бүләкләр алып, Кыш бабай кебек диярлек, таяк, чапан һәм чалма киеп, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә балалар бакчаларына кереп, бүләкләр өләшкәнен сөйләгәне бар. Бер кыз аның тезенә утыра да: «Хәзрәт, син Кыш Бабайдан яхшырак, чөнки ул 1 килә, ә син – 2 тапкыр», – дип әйтә.

Бездә андый традиция юк. Әгәр дә без, мөселман гаиләсе буларак, балаларыбыз бәйрәмнәрдән Яңа елны гына түгел, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен дә атый алырлык дәрәҗәгә ирешә алсак, димәк, без сезнең белән нидер эшләгәнбез.

Тамашачыларны котлыйсызмы?

– Аллаһны нинди генә телдә атасак та, ул узып баручы елда кылган гамәлләребездән яхшыларын гына кабул итсен. Быел кылган гөнаһларыбызны Аллаһы Тәгалә кичерсен. Әлбәттә, безнең рәнҗеткән кешеләрдән гафу үтенергә вакытыбыз бар әле. Бәлки, без күптән кем беләндер аралашмаганбыздыр – шалтыратыгыз һәм сөйләшегез. Мөмкинлек булса, кунакка барыгыз.

Аллаһ Тәгалә яңа елда һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек һәм иминлек бирсен. Һәр гаиләне ул барлык бәла-казалардан һәм хәвеф-хәтәрләрдән сакласын. Гаиләләрдәге мәхәббәтне сакласын, һәр балага үзенең мәрхәмәтен бирсен. Әлегә балалары булмаган гаиләләргә балалар бүләк итсен. Үз гаиләсен кормаганнарга Аллаһы Тәгалә игелекле ярын бүләк итсен. Бер-берегезне саклагыз. Аллаһ Тәгалә яхшы ел насыйп итсен.

«Татар-информ»нан тәрҗемә

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Как провести январские каникулы правильно?

Airbus 321A авиакомпании «Сибирь» выкатился с полосы в Норильске при посадке

В Москве аниматоры отсудили деньги, не выданные за корпоратив у бизнесменов

Эдуард Песов: память о фотографе сохранится в новой премии МИД России

Музыкальные новости

Хоккейное «Динамо» объявило о расторжении контракта с 17-летним Рябкиным

Создание Модели голоса. Создание Модели своего голоса.

Путин передал долю AB InBev в России "Группе компаний Вместе"

Путин отметил госнаградами многодетных матерей и семьи из 19 регионов России

Новости России

Новогодние представления пройдут в зале «Зарядье» в январе

Прощание с легендой: фотограф МИД России Эдуард Песов ушел в 92 года

Космонавт Вагнер сфотографировал новогодний Нижний Новгород с МКС

Церемония прощания с фотографом МИД РФ Песовым проходит в Москве

Экология в России и мире

Станислав Чигадаев исполнит музыку из знаменитого кино «Огни большого города»

Не допустите этого 1 января: токсиколог Кутушов предупредил о трех видах алкогольной беды

Продать стихи. Как продать стихи. Продать стихи собственного сочинения. Где продать стихи.

Врач Михаил Кутушов рассказал, как избежать проблем с перееданием в Новый год

Спорт в России и мире

"Уехала в США, родила от друга принца Уильяма и принца Гарри". Как сложилась судьба Марии Шараповой

Елена Рыбакина начала новый год разгромом за Казахстан

Капризов стал лучшим снайпером года в НХЛ, Кудерметова прошла Касаткину. Главное к утру

Кудерметова вышла в третий круг турнира WTA в Брисбене

Moscow.media

Когда АвтоВАЗ повысит цены на автомобили? Объявлена точная дата

Предлагаем вам возможность участвовать в записи программ на Радио.

Судебно-медицинский эксперт развенчал миф о пользе красного вина

При столкновении двух грузовиков пострадал мужчина











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В Москве с 2 января подорожал проезд на городском транспорте

Космонавт Вагнер сфотографировал новогодний Нижний Новгород с МКС

Прощание с легендой: фотограф МИД России Эдуард Песов ушел в 92 года

Путин всю новогоднюю ночь был в Кремле: Что это значит?