Минтай балыгы коры булмасын өчен сөттә маринадлап кыздырырга була.
Кирәкле ингредиентлар: 1 минтай балыгы, 500 миллилитр сөт, 1 йомырка, 4 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы манный ярмасы, тәменчә тоз һәм борыч.
Минтай балыгын юып, йөзгечләреннән арындырып, берничә кисәккә бүләргә. Кара борыч сибәргә, сөт салырга һәм шул килеш 1 сәгатькә калдырырга.
Вакыт үткәч, сөтне түгәргә, балыкка йомырка, тәменчә тоз, 2 аш кашыгы он салып бутарга.
Аерым савытта 2 аш кашыгы онга 2 аш кашыгы манный ярмасы кушып, панировка әзерләргә.
Балыкны көнбагыш маенда кыздырырга: кайнар табага тезгәнче, һәр кисәкне панировкада әвәләп алырга кирәк.