Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Яңа ел табыны өчен ләвәштән 3 кабымлык рецептын тәкъдим итә.
Беренчесе кабымлык өчен: ләвәш, йомшак сыр, ветчина.
Икенче кабымлык өчен: ләвәш, эретелгән сыр, ысланган тавык ите, корейча кишер.
Өченче кабымлык өчен: ләвәш, майонез, корейча кишер.
Юка ләвәшкә сыр ягарга һәм башка ингредиентларны салырга, рулет итеп төрергә. Аннары, матур итеп кисеп, тәлинкәгә тезәргә.
Кабымлыклар бәйрәм табынын бизәячәк.