Кичә, 24 декабрьдә, Камал театрының зур залында Нәкый Исәнбәткә багышланган «Син сазыңны уйнадың» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Ә иртәнге якта Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әдипнең 125 еллык юбилеена (1899-1992) багышланган Түгәрәк өстәл оештырылып, аның төрле өлкәдәге эшчәнлеге турында фикер алышу булган иде.
Камал театрында үткән кичәнең сценарий авторы – Хәбир Ибраһим, режиссеры – Лилия Әхмәтова. Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге үзенең һәм хатыны Гөлсем ханымның истәлекләренә нигезләнеп ачыла. Экранга чыгарылган халык мәкальләре исә язучының тормыш юлындагы аерым этапларны, сәхифәләрне ачыкларга ярдәм итә, игътибарны юнәлтә.
Кичә дәвамында җанлы музыка яңгыравы аны үзгә бер моң, җылылык белән бизәде. Әдәби-музыкаль бәйрәмдә Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган җырларны («Бормалы су», «Ай былбылым», «Син сазыңны уйнадың» һ.б.) Рөстәм Насыйбуллин, Айгөл Хәйри, Сөмбел Кыямова башкарды. Камал театрында заманында Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән өзек күрсәтелде.
Әдип тормышындагы аеруча гыйбрәтле һәм аның иҗатына, гаиләсенә йогынты ясаган сәхифәләр театрлаштырылган күренешләр буларак тәкъдим ителде, Әдип һәм аның хатыны ролендә Камал театры артистлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова уйнады.
Кичә, гомумән, уңай тәэсир калдырды, Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы, иҗатының зурлыгы, заманчалыгы тамашачыга җиткерелде. Шуның белән бергә, истәлекләр белән генә эш иткәнгә, күрәсең, Нәкый Исәнбәт бөтен тулылыгында ачылмады кебек. Истәлек бит ул субъектив карашны белдерә, шуңадыр Нәкый Исәнбәт тормышы гел авырлыклардан торган, аңа һәрвакыт начарлык эшләгәннәр, тилмереп яшәгән, дигән фикер калды. Бу исә сәхнәдәге тамашаның билгеле бер караңгылыгына китерде. Нәкый Исәнбәтнең тормышы катлаулы, каршылыклы булган, михнәтләрне күп күргән: 1920 елларда мулла улы буларак, аны, «юлаучы» дип, әдәби хәрәкәттән читләштерергә тырышканнар, 1930 елларда, «Җидегән» дип аталган милләтчеләр оешмасы вәкиле дип, төрле кимсетелүләргә дучар була, берничә ай төрмәдә утырып чыга. Шундый шартларда 30 еллар дәвамында әсәрләрен бастыру яисә пьесаларын куйдыру өчен зур каршылыклар аша үтәргә туры килүен аңлау кыен түгел.
Бу чорда ул фольклор әсәрләрен җыю, туплау белән шөгыльләнә. Арада «Идегәй» дастаны аеруча мөһим урын алып тора. Шуның нигезендә үзенең иң яхшы пьесаларының берсе булган «Идегәй» трагедиясен яза. 1944 елның 9 августында ВКП(б) ҮК карары чыга һәм анда әлеге дастан «ханнар-феодаллар эпосы» дип тәнкыйтьләнә. Шул вакыттан алып, дастан һәм трагедия әдәби процесстан алына, гомумән, татар халкының Алтын Урда чоры тарихын өйрәнүгә киртә салына. Бу вакыйгаларның шаукымы әле 1950 елларда да күренә. 1953 елда басылып чыккан пьесалар җыентыгын җыеп алалар. Сәбәбе, янәсе, автор «җәдитче»ләрне мактап яза. Ул елларда җәдитчелек күренеше, буржуаз хәрәкәт дип, бик нык тәнкыйтьләнә. Нишлисең бит, коммунистик идеологиянең аек акылга сыймый торган эш-гамәлләре күп булган шул.
Ә менә шуннан соңгы дәвердә Нәкый Исәнбәтнең хезмәтләре хөкүмәт һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан бик югары бәяләнә: Ленин ордены (1957), Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1959), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1960), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1968), Халыклар дуслыгы ордены (1980), Татарстанның халык язучысы (1986).
Нәкый Исәнбәт фольклор әсәрләрен җыюга, бастырып чыгару зур өлеш кертә, тел галиме буларак та таныла, публицистика, проза төрендә дә эшли. Шагыйрь буларак та танылу ала. Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Син сазыңны уйнадың», «Туган ил» кебек шигырь-җырларын кемнәр генә белми икән.
Шулай да минем өчен ул, беренче чиратта, атаклы драматург. Аз дигәндә унлаган пьесасы татар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле: «Һиҗрәт» (1923), «Портфель» (1929), «Спартак» (1931), «Миркәй һәм Айсылу» (1935), «Хуҗа Насретдин» (1939), «Идегәй» (1941), «Җирән Чичән белән Карачәч сылу» (1942), «Гөлҗамал» (1943), «Мулланур Вахитов» (1944), «Зифа» (1955), «Муса Җәлил» (1956) һ.б. Әлеге пьесалары белән әдип сәхнә әдәбиятына яңа темалар, яңа тип геройлар алып килә, аларда татар халкы тарихының мөһим чорлары чагылыш таба, тарихи шәхесләрнең әдәби образларын сурәтләүдә яңа алымнар куллана. Озак еллар дәвамында халыкның рухи ихтыяҗына җавап биреп, чын мәгънәсендә «Нәкый Исәнбәт театры» булдыруга ирешә.
Камал театры музее директоры Луара Шакирҗанова әйтеп үткәнчә, атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов иҗат гомерендә 3 татар драматургын яратып куйган: Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Туфан Миңнуллин. Килешерсез, бу да – игътибарга лаеклы факт. Иң мөһиме: әлеге пьесаларның байтагы бүген дә татар театрлары репертуарында. Бу исә Нәкый Исәнбәт әсәрләренең, вакыт сынавын үтеп, бүген дә заманча яңгыравын дәлилли.